Татарстан 2027-2029 елларга икътисадны планлаштыруга кереште
Исегезгә төшерәбез, 2026 елда Татарстан юлларын капиталь ремонтлауга бюджетны 5 миллиардка арттырдылар
Татарстан Министрлар Кабинеты якындагы өч елга төбәкнең социаль-икътисади үсеш фаразын әзерләү графигын раслады. Документ республиканың төп икътисадый күрсәткечләрен эшләү этапларын һәм вакытларын билгели.
Фаразны эшләү ике этапта барачак: беренчел вариант — 2026 елның 24 июненә, ә төгәлләштерелгәне 2026 елның 23 октябренә әзер булырга тиеш. Эш кысаларында белгечләр төбәк үсешенең төп күрсәткечләрен анализлыйлар: сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспорт, сәүдә, туризм, тышкы икътисадый эшчәнлек һәм социаль күрсәткечләр.
Эш нәтиҗәләре алдагы чорга төбәк бюджетын формалаштыру нигезенә салыначак. Карарның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Икътисад министрлыгына йөкләнгән. Исегезгә төшерәбез, 2026 елда Татарстан юлларын капиталь ремонтлауга бюджетны 5 миллиардка арттырдылар.
Реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев