Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстан Әфганстанга сәнәгать продукциясен китерүне киңәйтергә әзер

Рөстәм Миңнеханов һәм Әфганстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе хезмәттәшлек перспективаларын тикшерделәр

Татарстан, Россия Федерациясе регионнарының берсе буларак, Әфганстанга сәнәгать продукциясен китерүне киңәйтү белән кызыксына.

Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әфганстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Гулла Хәсән Хәсәнгә белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Татарстан Рәисе һәм Әфганстанның Россиядәге илчесе очрашуы ТР Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта «Татар-информ»  яза.

Яклар «хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре» турында фикер алыштылар. Миңнеханов экспортны киңәйтү мәсьәләсенә кагылып кына калмыйча, алга таба Россиянең Әфганстанның үсеше өчен шартлар тудыру һәм гуманитар мәсьәләләрне хәл итү яклы булуын искәртте. Август башында Татарстанның Әфганстанга турыдан-туры продукция җибәрә башлавы билгеле булды.

Соңрак хәбәр ителгәнчә, сәүдә очрашулары барышында Әфганстан һәм Татарстан проектлар өстендә эш башлау турында меморандумнар төзеделәр, алар кысаларында инвестицияләрнең гомуми суммасы 183 млн доллар тәшкил итәргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев