Татарстан Әфганстанга хәрби техника белән ярдәм итәчәк
Запас частьләр, җиһазлар һәм махсус техника кайтару планлаштырыла
Куркынычсызлык буенча халыкара форумда Россия һәм Әфганстан хәрби-техник хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Ике яктан да техник делегацияләр килде.
Хәзер үк Әфганстанда Казан вертолет заводыннан йөздән артык Ми-17 вертолеты, 30 меңнән артык КАМАЗ һәм КАМАЗ шасси базасында ике меңгә якын төрле техника бар.
«Имзаланган килешү безнең компанияләрнең Әфганстандагы элемтәләрен яңарту мөмкинлеге бирәчәк, бу гражданлык продукциясен үстерүгә дә этәргеч бирәчәк", - дип билгеләп үтте Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин.
Запас частьләр, җиһазлар һәм махсус техника кайтару планлаштырыла. Татарстан компанияләре Әфганстан территориясендә элек булган Россия техникасына гарантияле һәм сервис хезмәте күрсәтү станцияләрен, запас частьләр складларын торгызуда тиешле ярдәм күрсәтәчәкләр, Әфган белгечләрен укыту буенча техник үзәкләр һәм дилерлык челтәре булдырачаклар.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев