Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча лидерлар бишлегенә керде

2025 елда 524 мең тонна ит һәм 1 миллиард 636 миллионнан артык йомырка җитештерелгән, 2 миллион 378 мең тонна сөт савылган

Татарстан Дәүләт Советында 2025 елда авыл хуҗалыгы тармагы эшенә йомгаклар турында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, продукция күләме беренче мәртәбә 400 миллиард сумнан артып киткән. Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен исәпкә алганда, АПК продукциясенең гомуми күләме 772 миллиардка җитте.

5 ел эчендә авыл хуҗалыгын һәм азык-төлек сәнәгатен модернизацияләүгә 193 миллиард сум инвестиция җәлеп ителгән, аның шактый өлеше югары технологияле проектларны гамәлгә ашыруга киткән.

2025 елда 524 мең тонна ит һәм 1 миллиард 636 миллионнан артык йомырка җитештерелгән, 2 миллион 378 мең тонна сөт савылган.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, кече хуҗалыклар да зур өлеш кертә, аларга узган ел 160 миллиард сум тулай авыл хуҗалыгы продукциясе туры килгән. Марсель Мәхмүтов искә төшергәнчә, 2025 елда кече формаларга турыдан-туры ярдәмгә 1,5 миллиард сум юнәлдерелгән, савым сыерларын асрауга өстәмә рәвештә 184 миллион сум бүлеп бирелгән.

- 2025 ел нәтиҗәләре буенча без авыл хуҗалыгы продукциясен тулаем җыю буенча лидерлар бишлегенә кердек. Продукция күләме беренче мәртәбә 400 миллиард сумнан артып китте, бу бик зур күрсәткеч, - дип ассызыклады агросәнәгать комплексының казанышларын Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов.

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев