Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстан бюджеты керемнәре беренче кварталда 147,4 млрд сум тәшкил итте

«Табышка салым буенча түләүләрнең кимүенең төп сәбәбе узган елның беренче кварталы белән чагыштырганда 13,6 млрд сум тәшкил итте», – дип билгеләде Миңнеханов

2026 елның беренче кварталында Татарстанның берләштерелгән бюджетына 147,4 млрд сум кергән, бу гомуми еллык планның 22,2%ынт тәшкил итә. Бу хакта республика рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елның беренче өч ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы финанс һәм казначылык органнары киңәшмәсендә белдерде.

«Үз керемнәре 135,4 млрд сум тәшкил итте. Үз керемнәренең узган ел дәрәҗәсенә карата кимүе 4,7 млрд сум тәшкил иткән. Вәзгыять гади түгел, киеренке. Табышка салым буенча түләүләрнең кимүенең төп сәбәбе узган елның беренче кварталы белән чагыштырганда 13,6 млрд сум тәшкил итте», – дип билгеләде Миңнеханов.

Ул салым органнары һәм профильле министрлыклар белән килеп туган вәзгыятьне анализларга, шулай ук Татарстан предприятиеләренә федераль структуралардан ярдәм чаралары алуда ярдәм итәргә кушты.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев