Татарстан яшүсмерләренә цифрлы куркынычсызлык турында сөйләделәр
Мәктәп укучылары өчен Росмолодежь ярдәмендә цифрлы грамоталылык буенча квиз уздырдылар
Татарстанда 10 марттан 17 апрельгә кадәр «Конструктив диалог» үстерү чаралары циклы узды. Программа мәктәп укучылары, студентлар, педагоглар һәм ата-аналарга исәпләнгән. Ул республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегендә узды. Төп максаты – яшүсмерләр һәм яшьләр арасында экстремизм һәм террорчылык идеологиясен таратуны кисәтү.
Өч атна эчендә 128 чара үткәрелде, аларда 10 940 кеше катнашты. Катнашучыларга цифрлы гигиена, диверсияләр өчен юридик җаваплылык, деструктив төркемнәргә вербовкага каршы тору ысуллары, депрессив һәм суицидаль халәтләрне профилактикалау, шулай ук манипуляция механизмнары һәм алардан саклану турында сөйләделәр.
Татарстанда террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев билгеләп үткәнчә, төп бурыч – яшьләрне диверсия-террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итүне булдырмау һәм аларда тотрыклы террорчылыкка каршы фикерләү формалаштыру.
Аның сүзләренчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикадагы һәр укучыга һәм студентка террорчылыкның җинаятьчел асылын аңлауны җиткерү бурычын куйды. Гәрәев ассызыклаганча, 2024 елдан гамәлгә ашырыла торган «конструктив диалог» проекты бу эшнең бер коралына әверелде.
Чаралар программасы куркынычсызлык темасын төрле яктан карау өчен корылган иде. Катнашучылар лекцияләр тыңлап кына калмадылар, чынбарлыктагы хәлләрне дә тикшерделәр: манипуляция, вербовка һәм буллингны танырга, шулай ук каршы тору ысулларын табарга өйрәнделәр.
Мәктәп укучылары өчен Росмолодежь ярдәмендә цифрлы грамоталылык буенча квиз уздырдылар. Ул катнашучыларга үзләренең белем дәрәҗәсен интерактив рәвештә бәяләргә мөмкинлек бирде.
Оештыручылар ассызыклаганча, проектның бурычы – мәгълүмат бирү генә түгел, ә яшүсмерләрне һәм яшьләрне шәхси һәм иҗтимагый куркынычсызлык мәсьәләләренә җәлеп итү.
Проектны Татарстанның Иҗади яшьләр академиясе һәм ТР Яшьләр ресурс үзәге гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Рәисе гранты, республиканың террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашыра.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев