Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстан муниципалитетлары 20 млрд сумга якын финанс ярдәме алды

Элегрәк муниципалитетлар 12 миллиард сумнан артык трансфертлар алган инде

Татарстан Республиканың муниципаль берәмлекләренә 19,4 миллиард сумлык бюджетара трансфертлар җибәрде. Мәгълүматларны төбәкнең Финанс министрлыгы бастырды.

Акчалар берничә формада бүленгән. Иң зур өлеше (10,9 миллиард сум) субвенцияләр рәвешендә бирелгән. Субсидияләр - 7,9 миллиард сум, дотацияләр - 400 миллион сум, башка трансфертлар – тагын 200 миллион сум.

Элегрәк муниципалитетлар 12 миллиард сумнан артык трансфертлар алган инде. Узган атнада Татарстан Финанс министрлыгы шулай ук киләсе өч еллык чорга бюджет формалаштыруга кереште. Әйтик, 2026 елга Казан бюджеты 60 миллиард сумнан артык тәшкил итәчәк. 2027 һәм 2028 елларда шул ук күрсәткечне 4% ка һәм 7% ка арттыру планлаштырыла.

Казань КП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев