Татарстан сәнәгать проектлары саны буенча төбәкләр арасында лидерлыкка чыкты
2025 ел нәтиҗәләре буенча республика рекорд күрсәтте
Татарстан финансланган проектлар саны һәм күләме буенча төбәк фондлары арасында беренче урынны алды. Бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов хәбәр итте.
2014 елда Россия Президенты инициативасы белән төзелгән сәнәгатьне үстерү фонды эшләгән чорда республикада 62 миллиард сумга якын 120 проект финансланды. Фонд импортны алмаштыру, югары технологияле продукция, комплектлаучы детальләрне локальләштерү, җиһазларны лизинглау, җитештерүне цифрлаштыру һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен ташламалы заемнар бирә.
Иң эре проектлар — КАМАЗда: 13 литрлы двигательләр чыгаруны оештыруга 5 миллиард сум һәм күперләр җитештерүгә шул кадәр үк сумма. КАМА ДИЗЕЛЬ буынлы вал һәм КАМАЗ двигательләре өчен сүндергеч-нейтрализаторларны локализацияләүгә 4,8 миллиард алган. СОЛЛЕРС АЛАБУГА кузовның штампланган детальләренә һәм төеннәренә 3,4 миллиард җәлеп иткән.
2016 елдан Татарстан Инвестиция-венчур фонды идарә итә торган төбәк фонды линиясе буенча 3,6 миллиард сумлык 28 проектка ярдәм күрсәтелгән. Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев предприятиеләргә займнарның елына 3 процент белән бирелүен искәртте. Хәзер экспертизаның төрле стадияләрендә тагын 92 проект тора, төп фокус автосәнәгатькә һәм электр җиһазлары җитештерүгә юнәлдерелгән.
2025 ел нәтиҗәләре буенча республика рекорд күрсәтте: 1,9 миллиард сумлык 8 эре проект, шуларның 1,8 миллиардын федераль бюджеттан җәлеп иттеләр.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев