Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстанда 11,6 меңгә якын яшүсмер, ә Балтачта 195 бала каникул вакытында эшкә урнашкан

Балтачта җәйге каникул чорында 195 яшүсмер вакытлыча эшкә урнашкан

Татарстан Республикасының мәшгульлек үзәге 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны җәйге каникул вакытында һәм укудан буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

31 августка мәшгульлек үзәге тарафыннан 11 567 яшүсмер эшкә урнаштырылган. Балигъ булмаганнар махсус күнекмәләр яки һөнәри белем таләп итми торган вакансияләргә урнашалар: ярдәмче эшчеләр, хезмәт биналарын җыештыручылар, урам себерүчеләр, шәһәрнең патриотик юнәлештәге чараларында, авыл хуҗалыгы эшләрендә һәм мәктәп яны участокларында эш башкаралар.

РФ Хезмәт кодексы нигезендә эш бирүчеләр яшүсмерләргә хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбән булмаган дәрәҗәдә түли. Моннан тыш, мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан балигъ булмаганнарга эшкә урнашканда эшләгән ай өчен 2 650 сум күләмендә финанс ярдәме түләнә.

Исегезгә төшерәбез, яшүсмерләрне эшкә урнаштыру «Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасы кысаларында оештырыла, ул «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев