Татарстанда җәй нинди булачак: синоптиклар фаразы
Россия Гидрометүзәге Татарстанда 2026 елның апреленнән сентябренә кадәрге чорга һава торышы фаразын бастырган
Белгечләр мәгълүматларына караганда, апрель ае климатик нормадан җылырак булачак. Уртача температура нормадан югарырак, якынча +5,4 градус тәшкил итәчәк. Явым-төшем күләме исә гадәти дәрәҗәдә — якынча 30 мм күләмендә көтелә.
Синоптиклар фаразлавынча, май, июнь һәм август айларында һава температурасы күпьеллык нормага якын булачак. Бу чорда явым-төшемнәр дә уртача күрсәткечләрдә сакланачак.
Июль ае бераз эссерәк булачак дип көтелә — температура нормадан югарырак булуы ихтимал. Бу ай өчен уртача күрсәткеч +19,9 градус тирәсе.
Сентябрьдә исә явым-төшемнәр азрак булуы мөмкин. Гадәттә бу айда 48 мм чамасы яңгыр ява, әмма быел бу күрсәткеч түбәнрәк булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев