Татарстанда Чувашия юнәлешендә төбәкара юлны ремонтлау төгәлләнде
Объекттагы эшләрне «Татавтодор» җәмгыяте подряд оешмасы башкарган
Татарстанның Буа районында Буа-Яльчик автомобиль юлы участогын ремонтлауны төгәлләделәр. Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында башкарылган, дип хәбәр иттеләр ТР Транспорт министрлыгында.
Ремонтланган участок 1,5 км дан артык тәшкил итә. Юл төбәкара әһәмияткә ия һәм Татарстанны Чувашия белән тоташтыра, шулай ук Цивильск-Ульяновск федераль трассасына чыгуны тәэмин итә.
Объекттагы эшләрне «Татавтодор» җәмгыяте подряд оешмасы башкарган. Белгечләр асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам ясадылар, өске катламны вак таш-мастикалы асфальт-бетоннан түшәделәр, юл кырыйларын вак таш белән ныгыттылар һәм юл билгеләре ясадылар.
Реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев