Җәмгыять

Татарстанда федераль трассаларда чикләүләр алынды

Элегрәк синоптиклар алты көн эчендә республикада айлык нормадан күбрәк явым-төшем булырга мөмкин дип кисәткән иде

Татарстанда федераль трассалар буенча хәрәкәт тулысынча торгызылган. 30 гыйнварда 8.00 сәгатьтән автобуслар һәм йөк транспорты өчен вакытлыча чикләүләр алынды, дип хәбәр итте «Волго-Вятскуправтодор».

Чикләүләр 29 гыйнварда 17.00 сәгатьтән гамәлдә булды һәм уңайсыз һава шартлары аркасында кертелде.

Элегрәк синоптиклар алты көн эчендә республикада айлык нормадан күбрәк явым-төшем булырга мөмкин дип кисәткән иде. Шуңа бәйле рәвештә Дәүләт автоинспекциясе торак пунктлардан читкә чыкмаска һәм шәхси автомобильләрдә йөрүдән баш тартырга киңәш итә. 

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев