Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстанда янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларга 24 берәмлек яңа техника тапшырылды

Тантанадан соң кунаклар Татарстан янгын сүндерүчеләренең 200 еллыгына багышланган күргәзмәне карадылар.

Татарстанда янгын сүндерү һәм коткару техникасы паркы яңартылды. Бүген Казанда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм республиканың гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре министрлыгы бүлекчәләренә 24 берәмлек яңа техника тапшырылды.

Яңа автомобиль ачкычларын Татарстан Премьер‑министры Алексей Песошин һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк баш комитеты башлыгы Ирек Кадамов тапшырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Техниканың бер өлешен республика бюджеты хисабына сатып алганнар-алар арасында дүрт haval җиңел автомобиле һәм дүрт «Лада Нива Легенд», «Садко» йөк машинасы, «ГАЗель» һәм «Лада Веста»йөк-пассажир машиналары. Калган машиналар һәм җиһазлар федераль бюджет хисабына: янгын сүндерү автоцистерналары, штаб автомобиле, катерлар һәм пилотсыз системалар.

Техниканы тапшыру 2025 елда Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасының территориаль ярдәмче системасы эшенә йомгак ясау һәм киләсе елга бурычлар турында фикер алышу вакытында булды.

Тантанадан соң кунаклар Татарстан янгын сүндерүчеләренең 200 еллыгына багышланган күргәзмәне карадылар. Архив документлары Казан губернасында беренче янгын сүндерү часте 1825 елда ук барлыкка килүен раслый. Система үсеше тарихы турында республиканың гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре министры урынбасары Николай Суржко сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев