Татарстанда юлларны ремонтлауга һәм реконструкцияләүгә 1 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк
Барлык проектларны финанслау Татарстан бюджеты һәм федераль ярдәм хисабына тәэмин ителә
Татарстан Хөкүмәте гомуми бәясе 1 млрд сумнан артып киткән дүрт юл проектын эшләтеп җибәрә. Программа регионның автомобиль инфраструктурасын яңартуга юнәлдерелгән.
Иң зур капитал салулар Кама Аланы – Шереметьевка трассасының 10 нчы километрдан 13 нче километрга кадәрге участогында каралган. Бу эшләргә 449 млн сумга якын акча юнәлдереләчәк, аны 2028 елның октябренә тәмамларга планлаштыралар.
Канаш – Суык-Чишмә юлын реконструкцияләү якынча 182 млн сумга төшәчәк. Контракт буенча эшләр 2026 елның ноябренә тәмамланырга тиеш.
Тагын бер эре проект – Бөгелмә – Азнакай трассасы участогын модернизацияләү. Аның бәясе, федераль субсидияләрне дә кертеп, 412,5 млн сум тәшкил итә. Эшләрне тәмамлау шулай ук 2028 елның көзенә билгеләнгән.
Моннан тыш, Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт магистрален ремонтлауга 39 млн сум бүлеп бирелгән. Бу участокта эшләр 2026 елның җәенә тәмамланырга тиеш.
Барлык проектларны финанслау Татарстан бюджеты һәм федераль ярдәм хисабына тәэмин ителә. Аны гамәлгә ашыруны «Главтатдортранс»дәүләт учреждениесенә йөкләделәр.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев