Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстанда милли проект буенча «Тыюлыклы Татарстан» проектын эшләтеп җибәрәләр

Иң актив ун катнашучы Идел-Кама тыюлыгында дүрт көнлек стажировка уза алачак, анда алар саклау эшчәнлеге белән танышачак һәм экспертлар белән тәҗрибә уртаклашачак

Татарстанда 2026 елның мартында «Тыюлыклы Татарстан» экологик агарту проекты старт ала. Ул «Экологик иминлек» һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проектлары кысаларында гамәлгә ашырыла. 8-11 сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша алачак, дип хәбәр иттеләр республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында.

Проект махсус сакланылучы табигать территорияләрендә экологик культураны формалаштыру һәм волонтерлык эшчәнлеген үстерү чараларын күздә тота. Катнашуга гаризалар 26 февральгә кадәр кабул ителә.

Сайлап алу йомгаклары буенча 40 катнашучы «Байтик» сәламәтләндерү-мәгариф комплексы базасында өч көнлек интенсивка чакырылачак. Алар өчен экология өлкәсендә белгечләрдән лекцияләр һәм мастер-класслар, шулай ук тыюлык территорияләрен популярлаштыру буенча конкурс биремнәре үткәреләчәк.

Иң актив ун катнашучы Идел-Кама тыюлыгында дүрт көнлек стажировка уза алачак, анда алар саклау эшчәнлеге белән танышачак һәм экспертлар белән тәҗрибә уртаклашачак.

«Экологик иминлек» милли проекты әйләнә-тирә мохитне саклауга, экологик туризмны һәм биологик төрлелекне үстерүгә юнәлдерелгән. «Яшьләр һәм балалар» милли проекты яшүсмерләргә һәм яшьләргә талантларын үстерергә һәм үз-үзләрен тормышка ашырырга ярдәм итә. Яңартылган милли проектлар РФ Президенты карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.

Вести Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев