Татарстанда сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин булачак
Матбугат конференциясеннән соң сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы грипптан «Утрикс Квадри» вакцинасы белән прививка ясаткан
Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин булачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альмир Абашев сөйләде.
«Сайлау участогы рәисе белән килешү буенча вакцина бригадасын урнаштырырга мөмкин булачак. Шулай булгач, 14 сентябрьдә сайлауларга килүчеләр шунда ук прививка ясата алачак», - диде Альмир Абашев.
Матбугат конференциясеннән соң сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы грипптан «Утрикс Квадри» вакцинасы белән прививка ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев