Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылучыларның йөкле хатыннары 45 мең сум алачак

Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылучыларның авырлы хатыннары 45 мең сум күләмендә пособие алырга мөмкин. 2026 елның 1 февраленнән инфляцияне исәпкә алып, түләү суммасы 45 054 сум тәшкил итә

Пособиегә йөклелек срогы 180 көннән артып киткән, ә ирләре чакырылыш буенча хезмәт узучы хатын-кызлар хокуклы. Әгәр ир яисә хатын хәрби училищеның яки хәрби кафедраның беренче курсында укыса, шулай ук ярдәм каралган, дип хәбәр итә РФ Социаль фондының ТР буенча матбугат хезмәте.

Пособие күләме билгеләнгән һәм ел саен индексацияләнә. Түләүне шәхсән СФР яки МФЦ клиент хезмәтендә, шулай ук онлайн «Госуслуги»аша рәсмиләштерергә мөмкин.

ТР буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин ассызыклаганча, срочникларның гаиләләре аерым ярдәмгә мохтаҗ. Түләү йөклелек чорында хатын-кызларга ярдәм итәргә, аларга саклану хисе бирергә һәм финанс йөкләнешен киметергә тиеш.

НТР24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев