Татарстанга башка төбәкләрдән меңләгән студент эшкә килде
2025 елда Татарстанда студотрядлар аша барлыгы 15 950 кеше үтте
2025 елда Татарстанга студентлар отрядлары составында эшләү өчен Россиянең 58 төбәгеннән 3,7 меңнән артык студент килгән. Бу хакта Россия Студентлар отрядлары көнендә ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, дүрт бөтенроссия һәм ике төбәкара проект кысаларында республикада 4 656 кеше эшкә урнаштырылган, шуларның 3 791е — чит шәһәрләрдән килгән катнашучылар.
2025 елда Татарстанда студотрядлар аша барлыгы 15 950 кеше үтте. Аларның дүрттән бер өлеше диярлек-балигъ булмаганнар. Профессиональ әзерлеккә аерым игътибар бирелә. Бер ел эчендә 94 һөнәр буенча 6 181 кеше белем алган. Яшь белгечләрнең 60% тан артыгы республиканың сәнәгать предприятиеләрендә, шул исәптән оборона-сәнәгать комплексы объектларында эшләргә әзер.
Яшьләрне сәнәгатькә интеграцияләүнең Татарстан моделе Россия Федерациясе Хезмәт министрлыгы Бөтенроссия конкурсында иң яхшысы дип танылды. РСОНЫҢ төбәк бүлеге «Регион-магнит» номинациясендә бүләк алды.
2026 елда 81 эшче һөнәре буенча кимендә 5 000 кешене укыту планлаштырыла. Укулар бушлай булачак һәм республиканың 18 муниципалитетында узачак. Яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру «Яяшьләр һәм балалар»милли проекты максатларына туры килә. Милли проектлар Россия Федерациясендә 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путинның май Указлары нигезендә гамәлгә ашырыла.
Новости Татарстана -ТатарстанДа
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев