Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстанлылар Пушкин картасы буенча 189 млн сум сарыф иткәннәр

Ел башыннан ВТБ Татарстанда 229 меңнән артык Пушкин картасы биргән

ВТБ мәгълүматлары буенча, ел башыннан 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге Татарстан Республикасы халкы Пушкин картасы буенча кинога, музейларга һәм спектакльләргә 189 млн сумлык билетлар сатып алган. Бүгенге көндә Татарстан программа кысаларында чыгымнар күләме буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында тора.

Ел башыннан ВТБ Татарстанда 229 меңнән артык Пушкин картасы биргән. Аларны ешрак 15 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшьләр ала, бу яшь категориясенә барлык биремнәрнең 61% туры килә. 

Пушкин картасы буенча еллык лимит 5 мең сум күләмендә,аны бөтен ил буенча чараларга баруга тотарга мөмкин. Бүген «Пушкин картасы» программасында Россиянең төрле төбәкләреннән 12 меңнән артык мәдәният оешмасы катнаша. Мөмкин булган чаралар саны инде 55 меңнән артып китә.

Татарстан24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев