Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстаннан авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты 14% ка артты

2025 елда Татарстаннан авыл хуҗалыгы продукциясен төп сатып алучы илләр Иран, Казахстан, Һиндстан, Беларусь һәм Кытай булды

2025 елда Татарстан компанияләре 513 млн долларга якын агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлаган. Бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14% ка күбрәк, дип хәбәр иттеләр АПК продукциясен экспортлауны үстерү үзәгендә.

Әйдәп баручы экспорт товарлары бишлегенә көнбагыш һәм рапс мае, майонез һәм башка соуслар, сыгынтылар һәм шоколад кергән.

Экспортның төп үсешен рапс мае, майонез һәм соуслар, шулай ук рапс орлыклары тәэмин итте. Әйтик, рапс мае китерү 2024 елда якынча 20 млн доллардан 2025 елда 62 млн долларга кадәр арткан. Майонез, соуслар һәм рапс орлыклары экспорты 20 млн доллардан артыкка арткан.

2025 елда Татарстаннан авыл хуҗалыгы продукциясен төп сатып алучы илләр Иран, Казахстан, Һиндстан, Беларусь һәм Кытай булды.

Вести Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев