Татарстанның бер районында XVIII-XIX гасырларда балыкчылар яшәгән җирлек табылган
Тикшерү вакытында җирлектә яшәүчеләрнең төрле халык промысле тормышын чагылдырган күпсанлы табылдыклар булган культуралы катлам табылган
Татарстанның Лаеш районында археологик экспертиза үткәрү вакытында XVIII-XIX гасырларда балыкчылар яшәгән җирлек табылган. Бу хакта Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитетында хәбәр иттеләр.
Автомобиль юлы төзелеше өчен билгеләнгән җир кишәрлегенә тарихи-мәдәни экспертиза барышында әлеге ачыш ясалган. Археологлар тарафыннан мәдәни мирас объекты – «Урман аланы I торак пункты» (XVIII – XX гасыр башы) ачыкланган.
Тикшерү вакытында җирлектә яшәүчеләрнең төрле халык промысле тормышын чагылдырган күпсанлы табылдыклар булган культуралы катлам табылган. Артефактлар арасында-кара һәм кызыл балчык керамика фрагментлары, металл эшләнмәләр, пыяла куыкчыклар һәм балык тоту батыргычлары бар. Материаллар җыелмасы буенча белгечләр сүз элек борынгы карталарда да, хәзерге карталарда да билгеләнмәгән балыкчылар җирлеге турында бара дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты һәйкәлне дәүләт саклавына кую турында боерык әзерләгән инде. Төзелеш эшләренә заказ бирүче, үз чиратында, табылган археологик объектны саклау буенча чаралар проектын эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев