Татарстанның электр челтәрләре компаниясе үз ветераннарына зур бүләк ясаган
Бу чарада бик күп районнардан килгән хезмәттәшләребез катнашты, алар белән бергә эшләгән елларны искә алдык
Татарстанның электр челтәрләре компаниясе үзендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннары өчен истәлекле чара оештырды. Алар Камал театрының залын тулысынча арендалап, популяр спектакль карарга экскурсия уздырдылар.
Бу чарада бик күп районнардан килгән хезмәттәшләребез катнашты, алар белән бергә эшләгән елларны искә алдык.
Җитәкчелек экскурсиягә гаилә әгъзалрын алып бару мөмкинлеге дә тудырды, шуңа күрә күпләр үз якыннары белән бергә тамаша кылды. Компания җитәкчелегенә безне хөрмәтләгәне өчен ихластан рәхмәт белдерәбез.
Вагиз Таҗиев,
Балтач бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев