Хәзер коллекция нигездә бүләкләр хисабына тулылана
ТР Милли музее үз фондларын тулыландыру өчен республика районнары буенча фәнни-тикшеренү экспедицияләрен яңартырга ниятли. Бу хакта беренче рус телле интервьюда музейның яңа директоры Айрат Фәйзрахманов «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билаловка «12 кат» рубрикасында сөйләде.
"Бу районнар буенча сәфәрләр. Быел беренче адымнарны ясап карыйк. Элек бу актив эшчәнлек иде. Фонд мәйданнары чикләнү сәбәпле, бу эшчәнлек бөтенләй диярлек юкка чыкты. Фонд экспедициясе музей фондларын тулыландырды, ә хәзер коллекция нигездә бүләкләр хисабына тулылана", - дип аңлатты Фәйзрахманов.
Татар-информ
Нет комментариев