Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Тәвәккәллек таш ярыр

Бүгенге кондә «Тау-бетон» оешмасы нәтиҗәле эшләп килүче оешмаларның берсе. Соңгы елларда районыбыз икътисадында үз урынын булдырган бу шәхси оешманың тарихы әлегә бер дистә ел белән генә исәпләнелә. Аның барлыкка килүе районыбыз төзелеш тарихында үзеннән якты эз калдырган Норма авылы егете Васыйл Мөҗипов белән турыдан-туры бәйле

Тимергә дә җан өрүче, олы буын кешеләре күңелендә якты хатирәләр белән истә калган Ярулла абый гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән Васыйл әти-әтисеннән алган тырышлыкка өстәп, үҗәтлек, куйган максатына ирешүче шәхес буларак тәрбияләнә. Урта мәктәпне тәмамлаган Васыйл Мөҗипов Казан төзелеш техникумына юл ала. Төзелешнең фәнни нигезләрен үзләштергән белгеч туган ягына кайта, озак еллар юл төзү-ремонтлау оешмасында хезмәт куя, соңрак шушы тармакка караган «Гидроремонт» оешмасын җитәкли. Норма урта мәктәбе укытучысы Фәридә Фәрит кызы белән күпләр сокланырлык матур гаилә коралар, ике ул – Нияз һәм Булатны тәрбиялиләр. Үз сүзен, фикерен анык әйтә белүче белгеч күңелендә йөрткән, үзе теләгәнчә эш оештырырга омтылган хыялын тормышка ашыра, 2015 елда ул шәхси эшмәкәр буларак рәсми теркәлә. Эш юнәлеше – тимер-бетон эшләнмәләр җитештерү. Икътисади базарда сорау зур, бу өлкәдә тәҗрибә дә бай, ә шулай да беренче адымнарны ясау җиңел бирелми, чөнки җитештерү өчен ныклы база булуы зарури.

 

Гаиләдәге олы бала Нияз Казан югары уку йортын тәмамлагач, туган ягына кайтырга карар кабул итә. Башта «Гидроремонт» оешмасында әтисе янында тәҗрибә туплый, аннан инде турыдан-туры әтисе белән эшли башлый. Үз гаиләсен, төпле нигезен булдырган, тормыш иптәше Әдилә белән өч  бала тәрбияләүче Нияз ул елларны менә ничек искә ала:

 

– Башта тимер-бетон эшләнмәләрне минем гаражда эшләдек, шәхси төзүчеләр кулланучы бетон болгаткыч файдаланып, трактор белән ком төяп, эшләнмәләрне шулай башкардык. Аерым, нык-лы база кирәклеге көн кебек ачык иде һәм әти белән бергә нәкъ менә бүгенге оешма урнашкан мәйданны рәсмиләштердек, быел безнең оешманың 10 еллык юбилее да әле.

2018 елда ике гамәлгә куючы – Нияз һәм Булат Мөҗиповлар тарафыннан «Таубетон» оешмасы барлыкка килә. Салымнар белән төрлечә эшләүче оешмалар белән эшләргә уңайлы булсын, дип төзелгән оешма бүген инде тулы көченә эшли. Булат югары уку йортын сайлаганда ук киләчәген төзелеш белән бәйләргә карар кыла, Казан төзелеш академиясендә белем ала. Укуны тәмамлап, Казан оешмаларында ике ел тәҗрибә туплагач, 2017 елда Балтачка кайта. Норма авылында төпләнеп,тормыш иптәше Фәридә белән өч малай тәрбиялиләр.

 

Норма-Шәмәрдән юлы кырыенда Норма авылы өстендә урнашкан мәйданны Мөҗиповлар үзләренә рәсмиләштер-гәндә, монда ялан кыр-басу була. Башта бер будка, аннан өч вагон куелды, көннәрдән бер көнне җиһазлар куелганын ачып, эш өчен кирәкле әйберләр юкка чыккач, оешмага сакчы кирәк икәненә төшендек, тормыш шулай итеп җайлап безне өйрәтеп барды, дип искә ала Нияз Мөҗипов. Башта бетон ташу өчен бер машина алынды, тәгәрмәчле тракторлар, «Амкодор»лы булдык, җитештерү биналарын акрынлап сафка бастырып барабыз. Кыш көннәрендә эшебезне туктатмас өчен, газ кертелеп, биналарның идәннәренә кадәр җылыттык. Хәйран гына вакыт бетон измәсен аны ташый торган машинада ясадык, бу вакытны да уздык, дип әйтергә була, ди ул.

 

Оешма бүгенге көндә 54 төрле продукция тәкъдим итә. Су һәм канализация боҗралары, төрле үлчәмдәге тимер-бетон блоклар, төрле эшләнмәләр – барысына да сорау бар. Бүгенге көндә 49 төрле эшләнмәне оешма үзе эшли. Шулай ук халык соравы буенча вак гранит, төрле сорттагы ком, ПГС, ОПГС, вак таш, салдырылган асфальт  кайтарылып сатыла. Бүгенге көндә иң күп сорау – сыек бетон измәсе. Аны ташу белән миксерлы 5 машина шөгыльләнә. Берничә дистә тоннадан башлап, 2-3 центнер измә сораучылар да бар, аларның барысын да канәгатьләндерергә тырышалар. Шоферлар Лев Ефремов, Раушан Шәфигуллин, Рамил Әсхәдуллин, Илнар Фәйзрахманов, Эдуарт Иванов бетон измәне вакытында объектларга барып җиткерү өчен эшкә җаваплы карыйлар. Оешманың башка хезмәткәрләре дә сынатмый. Бетон измәсен булдыруда иң әһәмиятле нокта – аны тиешенчә, кирәкле кушылмаларны болгату. Бу эшне Фәнис Мөҗипов башкара. Болгату җайланмасына һәр нәрсә электрон компьютерлы үлчәү аша керә. Бетон измә әзерләү тулысынча автоматлаштырылган, җаваплы хезмәткәр компьютер аша программа нигезендә нинди ныклыкта бетон булачак, шуннан чыгып, тиешле бирем кертә, аның үтәлешен өстәмә рәвештә видеокүзәтү аша башкара. Бетон ташучы машиналар берсе артыннан берсе килеп тора, көндәлек куелган бурыч үтәлеп бара. 100 километрдан артык юл үтеп, Киров өлкәсенә дә бетон илтәләр. Иң төп заказ бирүчеләр булып районның күмәк хуҗалыклары санала. Аларның хәленә кереп, әҗәткә дә эшлиләр, бер-береңне аңлап эшләгәндә, уртак уңай нәтиҗәгә килү күпкә җиңел, диләр оешма җитәкчеләре.

 

Моннан алты ел элек 80 тонна йөк үлчәргә сәләтле булган электрон үлчәү куела. Районда бердәнбер булгач, үзләре өчен генә түгел, башкалар да файдалана икән. Сентябрь-октябрь айларында бетонга сорау нык арта, бу чорда һәр хезмәткәр тагын да зур җаваплылык тоеп эшли, ди Булат Мөҗипов. Оешмада 22 кеше тупланган, кадр-лар арасында килеп-китеп йөрүчеләр юк, уртача айлык хезмәт хакы 60-65 мең, кварталга бер миллион 200 мең сум салым түләп барабыз, җирлектә башкарыла торган эшләрдә дә актив катнашабыз, читтә калмыйбыз. Иң озак эшләүче хезмәткәребез – Леонид Ефремов, ул 2015 елдан безнең белән бергә. Хезмәткәрләребезнең һәркайсы мактауга лаек, шулай да Рәис Габдрахмановны аерым билгеләп узарга кирәк. Нинди генә төр эш булса да, аңа мөрәҗәгать итәбез, барысын да башкара ала торган алтын куллы остабыз, ди җитәкче.

 

Шушы гаилә бизнесын булдырган, киләчәккә зур планнар белән хыялланып, дәртләнеп йөргәндә Васыйл Мөҗиповның вакытсыз бакыйлыкка күчкәненә дә август аенда бер ел була. Бу язмабызда аны искә алу рухына дога булып ирешсен иде. Бүгенге көндә аның эшен дәвам итүче Нияз һәм Булат Мөҗиповларның эшләре уңай бара икән, димәк, әтиләре тарафыннан дөрес кыйбла күрсәтелгән. Коллектив белән бердәм булып яңа үрләргә ирешергә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев