Россиянең яңа истәлекле датасы 2004 елның 1-3 сентябрендәге Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге фаҗигале вакыйгалары белән бәйле.
2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәренең 1 номерлы мәктәбен террорчылар басып алды. 1200 якын укучы, укытучы һәм әти-әниләр тоткынга алынды. Бандитлар белән сөйләшү нәтиҗәсез булды. 3 көннән бу фаҗига тәмамланды. 300 дән артык кеше, шул исәптән 186 укучы бала һәлак булды.Шушы канлы вакыйга һәм террорчылык кулыннан һәлак булганнарны бүген Балтачта, Геройлар аллеясында искә алдылар
Нет комментариев