Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Тикшерү комитеты Чаллы бала тудыру йортында хатын-кызның үлеме турындагы эшне яңадан караячак

Бу басмадан соң Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә кушты

Тикшерү комитеты Яр Чаллы бала тудыру йортында хатын-кызның үлеме турындагы эшне яңадан караячак. Сәбәбе – һәлак булучының абыйсының социаль челтәрләргә урнаштырган мөрәҗәгате. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр иттеләр.

2023 елның мартында хастаханәдә бала тапканнан соң 36 яшьлек пациент үлгән. Саксызлык аркасында үлемгә китерү буенча җинаять эше кузгаттылар. Әмма тикшерү нәтиҗәләре буенча аны туктаттылар.

Бераздан социаль челтәрләрдә әлеге хатынның абыйсының посты барлыкка килде. Анда ул тикшерү барышы һәм кабул ителгән карар белән килешмәвен белдерде. Ир-ат аның сеңлесе тиешенчә медицина ярдәме күрсәтмәү аркасында үлгән дип үз сүзендә торды.

Бу басмадан соң Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә кушты. Ул шулай ук кабул ителгән процессуаль карарлар өчен нигезләрне аңлатуны таләп итте. Докладта гаилә әгъзасы басмасыннан дәлилләр исәпкә алынырга тиеш.

Вести Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев