Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

ТР Дәүләт Советы депутаты төп ставканы киметү кирәклеге турында белдерде

Парламентарий ассызыклаганча, гамәлдәге процент ставкалары җитештерүне модернизацияләүгә аяк чала

Татарстан предприятиеләре Үзәк банкның төп ставкасы югары булу сәбәпле, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра алмыйлар. Мондый фикерне республика Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында депутат Дмитрий Самаренкин белдерде.

Аның сүзләренчә, хәзерге ставка 15 процент булганда җитештерүчеләргә үсеш өчен заем акчаларын җәлеп итү отышлы түгел.

Парламентарий ассызыклаганча, гамәлдәге процент ставкалары җитештерүне модернизацияләүгә аяк чала. Ул төбәк Хөкүмәтен төп ставканы киметү өчен Үзәк банк белән активрак хезмәттәшлек итәргә чакырды. Ансыз, депутат фикеренчә, сәнәгатьнең алга таба үсеше куркыныч астында булачак.

Казань КП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев