Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Ивановна безне ишетте (+фоторепортаж)

Бүген Балтачта "Сабантуй" ял паркында районның яшь вәкилләре - нигездә, спорт өлкәсендә, мәгарифтә, мәдәнияттә, дәүләт органнарында эшләүчеләр, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте рәисе киңәшчесе Павлова Ольга Ивановна белән очрашты.

- Маршрутымны спорт сөюче халкы булган, көчле, гайрәтле районнан башлавым юкка түгел, - дип башлады сүзен Ольга Павлова.- Чөнки Балтач һәрдаим сәламәт яшәү рәвешенә омтыла, спортны үстерү өстендә эшли, физик хәзерлеккә җаваплы карый. Үзем дә бар гомеремне спортка багышлаган кеше мин. Чит илләргә дә эшкә чакырып карадылар, ләкин мин үземнең Ватаныма хезмәт итүдән тайпылмадым. Сезгә дә спорт өлкәсендә килеп туган проблемаларыгызны хәл итүдә булышасым, киңәш-тәкдимнәрегезне ишетәсем килә.

Спортка кагылышлы проблемалар юк түгел, җиңү үрләренең иң очына җитәм дигәндә генә дә каршылыкларга юлыккан вакытлар була. Районда кул көрәше буенча танылган Фагыйль Гайнетдиновны дөньякүләм ярышларда катнашканда финанс ягыннан килеп туган кыенлыклар борчый, чөнки чит илләргә барып-кайтуның юл чыгымнары бик кыйммәт. Рәлиф Әскаров та, чаңгы спорты тренеры буларак, үз эшчәнлеген камилләштерүдә киртәләр барлыгын белдерде. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары, чаңгы буенча Сергей Григорьев белән бадминтон буенча Расил Мөхәммәтгалиев та сорау бирүдә катнашты. Егетләр хезмәт хакларының аз икәнлеген дә әйтте. "Бу юнәлештә проект әзерләнә, эш хаклары буенча мәсьәлә хәл ителәчәк", дип ышандырып әйтте Ольга Ивановна һәм шунда ук тренер хезмәтенең гаять тә җаваплы икәнлегенә басым ясады: "Тренер - ул әти дә, әни дә, тәрбияче дә... сине һичкайчан күздән ычкындармас, уңышларыңа сөенер, җиңелә калсаң, көенер... "диде. Очрашуның күңелгә аеруча да хуш килгән минутлары иде бу. Депутатка иң күп сорауны район спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин бирде, аның кәгазь битендә тезелеп киткән сораулары арасында яшь белгечләрне торак белән тәэми итү, шимбә, якшәмбе көннәрендә ярышларга йөргәндә автобус өчен кәгазь эше мәшәкатьләре, республика ярышларын үзебездә үткәрү өчен рөхсәт алу, узган спорт бәйгеләренең Тататрстан җирлегендәге телевидениеләрдә, матбугатта тиешенчә яктыртылмавы, патриотизмга этәргән кайбер кинофильмнарның күрсәтелми башлавы турында да сораулар бар иде.

- Мин сезне ишеттем, - диде очрашу азагында үзенең һәр өлкә белән дә хәбәрдан булуы белән үзенә карата ышаныч уяткан, һәрбер җавапка саклык белән җавап биргән Ольга Павлова. Мин ялгыз түгел. Без тулы бер команда. Сорауларыгызны җавапсыз калдырмабыз.

Очрашуны район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов алып барды. Соңыннан очрашуга килүчеләргә яңа пешкән коймак белән кайнар чәй табыны тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250