Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

ТР Юстиция министрлыгы махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтте

Агымдагы 2026 ел Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде

Татарстан Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, аның җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин җитәкчелегендә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга шефлык ярдәмен җыярга һәм илтергә булыштылар. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Егетләргә автомобиль, генератор, азык-төлек продуктлары, ноутбук, югары куәттәге автомойка, төзелеш инструментлары, оптоволокно һәм элемтә кабельләре, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, медикаментлар, гигиена чаралары һәм документ әйләнеше өчен кәгазь тапшырганнар.

Агымдагы 2026 ел Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген иң мөһим бурыч – хәрбиләргә социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә дә, шулай ук кешеләрнең кайгыртучанлыгын һәм игътибарын күрсәтү өлешендә дә ышанычлы тыл булдыру, дип берничә тапкыр белдерде.

Татр-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев