Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы уртача хезмәт хакын һәм тармакта кирәкле белгечлекләрне атады

Быел уртача хезмәт хакының үсеше уртача 10% ка көтелә

Татарстанның урман тармагында 2,5 меңгә якын кеше эшли. Хезмәткәрләрнең уртача яше 43 яшь. Бу хакта «Татар-информ» га биргән интервьюсында ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

"Бөтен җирдәге кебек үк, бездә дә ниндидер агымчылык бар – кемдер декретка яки пенсиягә китә, кемдер эшчәнлек өлкәсен үзгәртергә карар кыла. Кадрларның кискен картаюын без күзәтмибез. Районнарда барыннан да бигрәк эшче һөнәр белгечләре кирәк. Тракторчылар, урман кисүчеләр җитми, урман мастерлары, урман инспекторлары да кирәк", - дип сөйләде ул.

Кузюров мәгълүматлары буенча, 2025 ел йомгаклары буенча Татарстанның урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 55,5 мең сум тәшкил иткән. Быел уртача хезмәт хакының үсеше уртача 10% ка көтелә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев