Үткән көз ишекләрен ачкан чиркәү авылдашларны, яшьләрне дингә тартуда, уятуда нык этәргеч бирәчәк дип ышана өлкәннәр.
Бүген әлегә анда дистәләп әби йөри, ике атнага бер тапкыр Кече Лызи чиркәвеннән Александр атакай килә. "Кунакка кайтучылар да керә, авыручылар да килеп, шәм куеп китә. Килгән һәркемне ачып кертәм, - ди чиркәү ачылганнан бирле аны җыештырып, тәртипләп торучы Нина апа Иванова. - Авылыбызда чиркәү төзелер дип ышана торган да түгел иде, нәкъ элекке нигезгә, рәхмәт төшкере, Гена менә шушы искитмәле йортны өлгертте. Үзем таза-сау вакытта чиркәү төзетәсе килә дип йөргән булган ул. Барлы-юклы ярты ел эчендә өлгерттеләр. Бурасын Кировта буратып, эшкәртеп алып кайтты, үзебезнең авыл егетләре эшләде.".
Төзелеш техникумын тәмамлагач, күрше Киров өлкәсе Малмыж шәһәрендә төпләнеп калган егет, беренче мөмкинлек бирелү белән үз эшен булдыра. Башта төзелеш материаллары белән сату итә, тора-бара металл эшләнмәләр ясый башлый. Аннан пластик тәрәзәләр эшләүне үзләштерә. Йортлар төзү белән шөгыльләнә - һәр юнәлеш буенча бүген дә эшен дәвам итә, Малмыжда гына түгел, Киров өлкәсендә таныла. Бүген Малмыжда шәһәргә хезмәт күрсәтүче унөч котельные бар. Коллективында дүрт дистәгә якын кеше эшли.
Иганәчелек белән дә шөгыльләнә эшмәкәр. Бу яктан да Малмыжда танылу алган. Бәла-казага юлыккан авылдашларына да беренчеләрдән булып ярдәмгә килә, авылның зиратын, мәктәбен коймалап алган. Ике миллион 700 мең сумга төшкән чиркәү дә тулысынча аның акчасына төзелгән.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев