Тулай торакта кичләр дә күңелле уза
Киеренке һәм мавыктыргыч көрәш нәтиҗәсендә егетләр командасы җиңү яулады
Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында тулай торакта яшәүче студентларның укудан тыш вакытларын файдалы һәм күңелле уздыру өчен укытучылар һәм мастерлар тарафыннан төрле чаралар үткәрелә.
Шушы көнншәрдә өчен мастер Миләүшә Габделхакова «Мантыйк кайда?» («Где логика?») уены үткәрде. Әлеге уенда студентлар ике командага бүленеп катнашты. Уен барышында катнашучылар логик фикерләү, зирәклек һәм тиз реакция күнекмәләрен күрсәттеләр. Һәр команда үзенең белемнәрен һәм осталыкларын сынап карады, төрле сорауларга җавап эзләде һәм логик биремнәрне чиште.
Киеренке һәм мавыктыргыч көрәш нәтиҗәсендә егетләр командасы җиңү яулады, әмма барысы да уеннан канәгать булып, үзара дуслык һәм команда рухы ныгыды. Мондый чаралар студентларның интеллектуаль үсешенә ярдәм итә, аралашуны арттыра һәм тулай торакта яшәүче яшьләрнең көндәлек тормышын кызыклырак итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев