Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Урман байлыклары сагында торучылар

Һөнәри бәйрәм уңаеннан

21 сентябрь көнне Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар. Шул уңайдан ел да үткәрелә торган һөнәри осталыкны билгеләү бәйгесендә дә Балтач урманчылыгы үзләренә тиңнәр булмавын дәлилләп, беренче урынга һәм кыйммәтле бүләккә лаек булдылар. Биредә мастерлар Тәүфыйк Камалов, Марсель Низаметдинов һәм Балтач урманчылыгы җитәкчесе Фәргать Һадиев катнашканнар.

Эштәге нәтиҗәләре дә үрнәк итеп куярлык аларның, барлык куелган планны вакытында үтәп баралар. Тик менә халыкның урманга булган салкын карашы гына бик тә борчый, ди әңгәмәдәшем Фәргать Һадиев.

— Урман хуҗалыгы дигәч тә һәркем безне урман утыртучылар дип кабул итә. Әйе, безнең төп бурычларыбызның берсе ул. Узган ел урман хуҗалыгында 28,6 гектар яшь үсентеләр утырттык, шулай ук Пыжмара авылы өстендә 30 гектар утыртылды, үзебезнең район белән генә дә чикләнеп калмыйча, Арча, Әлмәт, Әтнәдә зур күләмле эшләр башкарылды. Узган ел үзебездәге питомниктан 1 миллион 370 төп үсенте алдык, аларның һәрберсе утыртылып бетеп бара, чөнки бер гектарга 3810 төп яшь агач утыртыла. Әле үзебездә үстергәннәре генә җитмәгәч, Маридан да барып алып кайтабыз. Бүгенге көндә үзебезнең питомникта берьеллык һәм икееллык үсентеләр бар, алар икенче елга утыртылачак яшь агачлар. 
Яшь агачлар утыртудан тыш та күптөрле эшләр башкарып киләбез. Быелга безнең алга куелган күркә җыю планын әйтеп узасым килә, гади нарат — 5 тонна, чыршы — 7,5 тонна, пихта һәм карагай — 250 килограмм, зәңгәр чыршы — 150 килограмм, тау нараты һәм туя — 50 килограмм. Барлыгы 13 тонна 250 килограмм күркә җыясы бар дигән сүз бу. 

Моның өстенә әле 130 килограмм имән чикләвеге, 25 килограмм юкә орлыгы һәм 25 килограмм каен орлыгы җыярга тиешбез. Дөрес, аларны теләсә нинди вакытта җыярга ярамый, һәрберсенең тиешле вакыты бар. Бу эшләрне урманчылар үзләре башкара һәм, әлбәттә, бу эшне башкарып чыгуда безнең үзебезнең генә көч җитеп бетми, шуңа да без яшь урманчылар түгәрәге эшләп килә торган мәктәпләрдән дә ярдәм сорыйбыз. Белгәнегезчә, инде күп еллар Кече Лызи һәм Бөрбаш мәктәпләре базасында яшь урманчыларыбыз белән эшлибез. Быел алар рәтенә Балтач урта мәктәбе дә кушылды. Башка мәктәпләр дә ярдәм кирәк чакта булышып торалар, рәхмәт аларга.
Элекке белән чагыштырып караганда, урман кисү, утын әзерләүдә халык пассив хәзер. Алар әзерне сатып алса ала, ләкин урмандагы утынга яраклы агачны барып кисеп алмый. Корыган, егылган агачларны килеп кисүчеләр булса, без бик риза һәм рәхмәтле булыр идек, чөнки ул урманны чистарту чарасы булып тора. Аның законы да бар, кемгә утынга агач кирәк, ике метрга кисеп, алып кайта алалар һәм ул бушка бирелә.
Шул ук вакытта күңелне борчыган бер зур проблеманы да җиткерәсем килә — халык урманга җиләккә, гөмбәгә йөри, шул вакытта артларыннан бик каты чүпләп калдыручылар да бар. Чүбен алып килеп урман эченә ташлап китүчеләр дә очрый хәтта. Менә анысына күңел әрни. Алар артларыннан кем җыештыра дип уйлыймы икән соң? Яшел зонага килеп кергәнсең икән, аны пычратырга ничек мөмкин? Безнең «Татарстанның чиста урманнары» дигән акцияләр узып тора, менә шулар вакытында без урманнарны ул чүпләрдән арындырабыз. 

Эшебез урманны чистартып, утыртып, аны саклау белән генә дә чикләнми. Без әле урманга кереп югалучыларга да ярдәм кулы сузучылар булып торабыз. Узган ел урманда кеше адашкан берничә очрак булды. Әгәр урманда адашасыз икән, саннар язылган багананы эзләп табып, безгә җиткерергә кирәк, ул очракта без аларны бик җайлы табабыз, халык шуны исендә тотсын иде, — диде Балтач урманчылыгы җитәкчесе Фәргать Һадиев.
Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, шушы өлкәдә эшләгән ветераннар, сезне ихлас-тан һөнәри бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, авыр һәм мактаулы эшегездә уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев