Урта Көшкәт авылында озак еллар буш торган элеккеге райпо кибете урынында шәхси эшмәкәр кибет ачты
Урта Көшкәт авылында элеккеге кибет бинасы яңартылып, Нәсимә Камалова тарафыннан заманча сәүдә йорты ачылды.
Нәсимә - заманында озак еллар Чепья кулланучылар җәмгыятендә эшләгән алдынгы сатучы Рәбига Юныс кызы Һадыеваның оныгы.
Нәсимә Камалова, мөмкинлекләр табып, элеккеге райпо кибет бинасын төзекләндереп, заманча яңа сәүдә йорты ачып җибәрде. Бу яңалык район халкына сыйфатлы товарлар тәкъдим итүдә зур ярдәм булачак! Юлчылар өчен кайнар чәй, каһвә һәм кондитер ризыклары тәкъдим ителә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев