Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Урындагы җитәкчеләр хәзер “белмим” дип кенә җавап бирә

Норма авылының Заһидуллин урамындагы 1 һәм 3нче күпкатлы йортларында яшәүчеләр өч көн инде сусызлыктан газап чигәбез, дип чаң суга. Шул ук урамның 2нче номерлы йортында су бар, бездә юк, диләр.

Сәбәбен Норма балалар бакчасындагы ремонтка бәйләп аңлаталар икән. "Газ бетә калса, белдерү элеп куялар, эшләреңне алдан җайлап куясың, монда белдерү дә элгән кеше юк, инде бер-ике көн түздек, вакытлыча гынадыр, дидек. Гаилә бар, тормыш итәсе бар, кечкенә балалар бар... ", дип борчылуын белдерде мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе, күпбала әтисе Илшат.
Узган ел да апрельдән 1нче майга кадәр суны чишмәдән ташып көн күргәннәр, бу юнәлештә җаваплы СХТ директорына кергәч, "белмим, миндә су бар", дип җавап биргән. Монда бик кызык, су кулланганга акчаны коммунальныйга түлиләр, ә җаваплылык СХТ өстендә. "Коммунальный директорына бармадык түгел, бардык, безгә тапшырмый бит ул аны, ди ул да, бирсә коедан гына сузар идек тә бит, дип, мәсьәләне уңай якка хәл итеп буласын белдерде. Языгыз әле, район җитәкчелеге дә белсен иде безнең суга тилмергәнне... Берәр чарасын күрми калмаслар... Аларга ышанычыбыз зур", диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B