Урын кешене бизәми, ә кеше урынны бизи
Аның җылы куллары бистә халкына хатлар, басмадагы хәбәрләрне генә түгел, ә күтәренке кәеф, йөрәк җылысы да тарата.
Почта таратучы эше — авыл кешесе өчен кирәкле, мөһим хезмәтләрнең берсе. Хатлар, газета-журналлар, пенсия тарату — һәммәсе дә почта хезмәткәрләренең кулы аша уза.
Сүз дә юк, авыр йөк асып, көн барышында күпме юллар үтә хат ташучы. Авыр хезмәт үзен бу эшкә багышлаган кешеләрдән җитдилек, төгәллек таләп итә. Балтач почта бүлегендә бүгенге көндә почта таратучы булып эшләүче Сүрия апа Хәсәнованың хезмәт юлы төрле һөнәрләр үзләштерүгә бик бай булган. Кая гына эшләсәм дә, һәрчак юлымда яхшы кешеләр очрап торды, белмәгәнемне өйрәттеләр, бик зур рәхмәт аларга, ди ул.
— Мин үзем Кенәбаш авылында туып үстем. Өч яшемә кадәр анда яшәдек, аннан гаилә белән Зур Лызи авылының беренче өлешенә күчтек. Мин башта Кече Лызидагы сигезьеллык мәктәптә белем алдым, 9 һәм 10 сыйныфларда Балтач мәктәбендә укыдым. КХТИда югары белем алып, Пермьдә инженер-конструктор булып эшләдем. Биш елдан туган якларыма әйләнеп кайттым. Тик, ул чакта эшкә урнашырга бик авыр булу сәбәпле, мин тегү цехына эшкә кердем. Әзрәк тегә белә идем, ләкин осталык аның кадәр үк юк иде. Бергә эшләгән коллективым бик әйбәт булды, алар ярдәме белән барына да өйрәндем. Анда күп эшләргә насыйп булмады, ул оешма таралды һәм мин пекарняда ипи пешерүче булып эшли башладым. Балалар кечкенә булу сәбәпле, анда озак эшли алмадым, шуңа да эш урынымны үзгәртеп, "Оста"да буяу, лаклау, обойлар ябыштыру, маляр хезмәтләре башкардым һәм җыештырдым. 2004 елдан почтада эшли башладым. Башта почта таратучы хезмәтен башкардым, аннан информ бүлек белгече булдым, кыскартулар килеп чыгу сәбәпле, минем штат бетерелеп, мин соңгы елларда янәдән почта тарату хезмәтенә әйләнеп кайттым. Эшемне яратып башкарам. Өйгә бик соң кайткан вакытлар да була. Эшебез газета-журнал тарату белән генә чикләнми: заказной хатлар белән дә эшлибез, пенсияләр таратабыз, коммуналь хезмәтләрне һәм башка төрле түләүләрне җыябыз, почтада сатуда булган товарларны да өйләренә кадәр алып килеп бирәбез. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр өчен эшләнә инде бу. Үзебезнең почта бүлегенә төрле маркетплейслардан килгән җиңел бандерольләрне дә ияләренә алып барып тапшырабыз. Андый чакларда вакыт белән исәпләшмисең. Дөрес, хәзер хат алышу бик кимеде, чөнки телефон заманасы. Открыткалар җибәрүчеләр дә сирәк. Почта ящигына салына торган хатлар күп, тик алар кешенең ЮХИДИ юнәлешендәге штрафларын хәбәр итә яки судтан, пенсия Фондыннан һәм башка шундый юнәлешләрдән килә торганнары. Посылкалар җибәрү дә сирәк күренеш хәзер. Газета укучылар саны да елдан-ел җайлап кими. Моңа инде газеталарның атнага моңарчы ике, өч басылып, соңгы елларда бер тапкырга калуы гына да йогынты ясагандыр. Ләкин, укыган кеше укый.
Үзебез хезмәт күрсәтә торган урамнардагы кешеләр белән бик якынаеп та бетәбез, бигрәк тә олылар белән. Ай саен без аларга пенсияләрен китереп бирәбез, алар почта таратучыга ияләнәләр, хөрмәтләп кабул итәләр һәм әгәр почта таратучы үзгәрә икән, икенче кешене инде алар авырлык белән кабул итәләр. Чөнки бер ияләшкән почта таратучыларын якын туганы кебек кабул итеп, серләре белән дә бүлешәләр. Апа-абыйлар белән хәл-әхвәл алышкач, үзеңнең борчуларың да тарала, көндәлек мәшәкатьләр онытылып тора. Якты йөз белән каршы алучы, рәхмәт әйтеп озатып калучылар булганда эшләве дә рәхәт.
Бүгенге көндә яраткан эшем, тормыш иптәшем белән бергәләп корган ныклы гаиләм бар. Ике ул үстердек, алар инде үзләре гаиләле. Олысы Казан шәһәрендә, икенчесе үзебез белән бистәдә яши. Онык-лар сөеп, матур тормышыбызга шөкер итеп яшәп яткан мәлебез, — дип Сүрия апа үзенең хезмәт һәм тормыш юлы белән таныштырып узды.
Сүрия Галимулла кызы һәрвакыт юлда. Аның җылы куллары бистә халкына хатлар, басмадагы хәбәрләрне генә түгел, ә күтәренке кәеф, йөрәк җылысы да тарата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев