Үзең кабалансаң, атың да абына
Район юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт инспекциясе җитәкчесе, полиция капитаны Искәндәр Мөбәракшин белән әңгәмә
— Хәерле көн... Искәндәр Рашатович, 2026 елның ике ае узып бара. Шушы чорда район юлларында булган вәзгыятькә күз салыйк әле.
— Әйе, 2026 елның ике ае үтте, дип әйтергә була. Бу вакыт эчендә районыбызда материаль зыян килгән 61 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Узган ел аларның саны 31 иде. Бер кеше зыян күрде, узган елның шушы чорында андый зыян күрүчеләрнең саны ике булды.
— Быел бистә, авыл урамнарында кар күп. Шул сәбәпле килеп чыккан фаҗигаләр саны арттымы?
— Быелгы юл-транспорт һәлакәтләренең ике тапкырга артуы нәкъ табигать шартларына бәйле, дип әйтә алабыз. Бистә, авыл эчләрендә генә түгел, авыллар арасындагы юлларда аварияләр саны артты. Юлларда бозлавыклар булуы, тизлек режимын сакламау нәтиҗәсендә юлдан читкә төшеп китүчеләрнең саны югары. Быелгы вакыт аралыгында туктап торганнан соң арткы тизлек белән хәрәкәт итеп, артта торган машиналарга бәрелүләр кискен артты.
Кышкы юлларда хәрәкәт итүнең үзенең үзенчәлекләре бар. Иң элек рульгә утыргансың икән, синнән игътибарлы булу сорала. Беренчедән, тизлек режимын саклау. Икенчедән, транспорт чаралары арасында тиешле дистанция саклау. Машинаның тәрәзләре чиста булуы да әһәмияткә ия. Шулай ук машина көпчәкләренең кышкы табигать шартларына туры килмәве, ягъни шипсыз булуы яки ашалып бетүе, протекторларының шомаруы — болар бар да зур күңелсезлекләргә китерергә мөмкин. Мин санап киткән сәбәпләр зур фаҗиганең башы булып торырга мөмкин.
— Авариядә катнашучыларның юл-транспорт фаҗигаләре вакыйгалары урыныннан качып китүчеләр бармы?
— Мондый хәлләр еш кабатланмаса да, булгалый. 2026 елның ике аенда шундый бер факт булды. Юл-транспорт фаҗигасе булган урыннан качкан шофер табылды, аңа беркетмәләр тутырып, канун нигезендә, суд каравына тапшырылды.
Машина йөртүченең кануннарда билгеләнгән бурычлары бар. Фаҗига вакытында бу хәлдә катнашы булган транспорт чарасын йөртүче туктап, ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп җиткәнче булган урында торырга тиеш. Автомобильне юл-транспорт фаҗигасе булган урыннан кузгатырга ярамый. Машина башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачауласа һәм машиналар бөке хасил итсә, аларның әйләнеп узуын оештырырга кирәк. Шулай бөтен дәлилләрне һәм җинаять эзен саклап калырга мөмкин. Авария утларын кабызырга һәм тиешле билге (30 яки 15 метр ераклыкта) куярга. ЮХИДИ хезмәткәрләрен, кирәк булса, «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакырырга кирәк. Ул килә алмаган очракта яралыларны хастаханәгә илтергә була, шуннан соң вакыйга булган урынга кире килергә кирәк.
Әгәр шул таләпләр үтәлмәсә, ЮХИДИ хезмәткәрләре чакырылмаса, ә юл-транспорт фаҗигасендә катнашучы китеп барса, бу закон бозу булып санала һәм административ хокук бозуга сәбәп була.
— Көн тудымы, юлларда исерекләр гаебе белән кылынган аварияләр турында мәгълүмат алабыз. 2026 елга чыккач, районыбызда мондый очраклар арттымы, кимедеме?
— Узган елның ике аенда районыбызда спиртлы эчемлекләр кулланган килеш машина белән идарә иткән 7 шоферны җаваплылыкка тарткан булсак, быел бергә кимрәк, 6 транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүчегә беркетмә төзелде, шуларның берсе — элек идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән иде. Бу эш судта каралачак, карарны җиткерербез. Исерек килеш руль артына утыручы — җинаятьче белән бер. Юлларда мондый машина йөртүчеләргә битараф булмыйк. Алар ясаган аварияләрдә бер гаепсез һәлак булганннарның, авыр тән җәрәхәтләре алып, гомерлеккә гарип калганнарның саны күпме?! Менә шушылар турында уйлансак иде. Мондый очракларны күзәтсәк, барлык мәгълүматларны да хокук сак-лау органнарына җиткерү сорала. Райондашларыбызны Татарстан Республикасында берничә ел инде эксперимент рәвешендә эшләүче «Халык инспекторы» системасын ешрак кулланырга чакырам.
— Юлларда, бигрәк тә кышкы көннәрдә җәяүлеләр тарафыннан саксызлык күрсәтү, юлны тиеш булмаган урында аркылы чыгу, киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмау аркасында килеп чыккан фаҗигаләр була...
— Юлларда булган фаҗига-ләрдә шоферларны гына гаепләп калдырмасак иде. Урамнан, тротуардан баручы җәяүле шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучы, аның да бурычлары бар. Ашыгабыз, күп очракта урамны тиешле урыннан чыкмыйбыз, әле шуның белән яныбызда, кулынган тотып урам аша алып чыккан балабызга да кире тәрбия бирәбез. Бакчада йөргән бала, әни, кызыл утка чыгарга ярамый бит, дип әйтсә, без, әйдә, тиз бул, күп белмә, дип, җилтерәтеп урам аша чыгабыз. Менә бу аяныч инде. 2025 елның ике аенда җәяү йөрүчеләргә юл кагыйдәләрен тупас бозган өчен районда 14 беркетмә төзелгән булса, агымдагы елның ике аенда мондый беркетмәләр саны инде 23 булды. Күреп торасыз, юл кагыйдәләрен үтәмәүчеләр саны кимеми, арта гына.
— Юл хәрәкәтендә катнашучыларга теләкләрегез...
— Юлларда фаҗига булмасын өчен юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем үз бурычын үтәсен иде. Бу — юлларда кеше гомерен саклауның төп нигезе. Күп очракта саксызлык күрсәтәбез, ашыгабыз. Татарда, үзең кабалансаң, атың да абына, дигән әйтем бар. Һәркемнең өендә әнисе-әтисе, тормыш иптәше, балалары, якыннары көтә, алар янына һәр көнне исән-имин кайтсак иде.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Әңгәмәдәш — Вакыйф Зәкиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев