Ветераннар бүләк кабул итә
Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына район башлыгы бәйрәм пакетлары тапшырды.
Бүгенге көндә районыбызда 22 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шуларның алтысы бистәбездә гомер кичерә. Фәтхрахман Хәбибрахманов, Габделәхәт Гыйльмуллин, Гыйльван Гыйльмуллин, Бари Хамбалов, Әгъләм Исхаковка Татарстан Республикасы Президенты һәм район башлыгы исеменнән бәйрәм пакетларын Рамил Нотфуллин, хәрби комиссар Васил Вәлиев, социаль бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов тапшырды. Ә менә Мансур Хәсбиуллин әлеге бүләкләрне кичә районга эшлекле сәфәр белән килгән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм район башлыгы Рамил Нотфуллин кулыннан кабул итеп алган иде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев