Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Вьетнам авиакомпаниясе җитәкчелеге Татарстан белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

Очрашуда Vietjet Air Президенты һәм генераль директоры, Sovico Group рәисе һәм HDBank вице-президенты Нгуен тхи Фыонг Тхао катнашты

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов VietJet Air Вьетнам авиакомпаниясе делегациясе белән эшлекле очрашу уздырды. Сөйләшүләр ТР Хөкүмәте Йортында Казанда узучы Россия-АСЕАН саммиты кысаларында узды. Яклар туризм һәм икътисад өлкәсендә икеяклы хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.

Очрашуда Vietjet Air Президенты һәм генераль директоры, Sovico Group рәисе һәм HDBank вице-президенты Нгуен тхи Фыонг Тхао катнашты.

Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләде, Россия белән АСЕАН илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен чараның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, дустанә элемтәләр тирән тарихи тамырларга ия, ә Вьетнам, гадәттәгечә, Россия сәяхәтчеләрендә, шул исәптән Татарстанда яшәүчеләрдә дә, зур ихтыяҗга ия.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, эшлекле һәм туристик багланышларның алга таба үсешенә даими турыдан-туры авиарейслар ачу ярдәм итәр иде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада чит ил инвесторлары өчен уңайлы шартлар тудырылган дип ышандырды һәм багланышларны киңәйтергә әзер булуын белдерде.

Нгуен тхи Фыонг тхао җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Вьетнам бизнесының Россия базарына стратегик кызыксынуын раслады. Ул белдергәнчә, соңгы ун ел дәвамында компания Россия Федерациясе белән сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерүдә актив катнаша һәм Татарстан Республикасы белән эшлекле, мәдәни һәм гуманитар багланышларны алга таба ныгыту өчен бөтен көчен куячак.

Реальное время

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев