Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Халык хөрмәте зур бәя ул

Язманы газетага әзерләп бетергәч, Карадуганга почта таратучы куелуы турында хәбәр килеп иреште

«Хөрмәтле редакция коллективы. Сезгә язуымның төп сәбәбе – Карадуган җирлегенә кергән халыкка хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәлиябезгә рәхмәт әйтү. Ачык йөзле, йомшак, матур телле Гүзәлиябезне бөтен кеше мактый. Хезмәтен яратып башкара, ярдәмчеләрсез калса да, газета-журналларны үз вакытында укучыларга җиткерү җаен таба, һәр яңалыкны авыл халкына ватсапка язып, хәбәр җибәрә. Гаиләсендә ире Илфир белән 3 бала тәрбиялиләр. Алдагы көннәрендә дә бу гаиләгә иң изге теләкләремне юллыйм».

Редакциябезгә шушындый эчтәлектәге хат килеп ирешкәч, без әлбәттә, аңа битараф кала алмадык. Һәм бүгенге язмабыз герое – почта хезмәтенең бөтен нечкәлекләрен белүче, ачык йөзле, йөзеннән елмаюын төшерми торган Гүзәлия Лотфуллина.

 

– Төп чыгышым белән мин Таузар авылыныкы. Әтием Гаптелхәй белән әнием Фәния гади колхозчылар иде, гомерләре буе терлекчелектә эшләделәр. Гаиләдә өч бала үстек. Апаем Миләүшә Кенә төп мәктәбендә математика укыта, сеңлем Әлфия Арча районында кияүдә. Әти-әни янында колхозда эшләп, эш белән чыныгып үскән балалар без. Алар безгә югары белем бирделәр, олы тормыш юлына басарга ярдәм иттеләр, бик зур рәхмәтле без әти-әнигә. Тормыш иптәшем Илфир белән үзебез дә өч кызга гомер бүләк иттек. Алия – КФУның өченче курсын тәмамлады. Икенче кызыбыз Исламия Казан дәүләт энергетика университетында белем ала. Икесе дә мәктәпне дә медальгә тәмамлап, хәзер дә бишкә генә укып баралар. Илһамиябез Балтач урта мәктәбенең дүртенче сыйныфын тәмамлады. Шулай ук апаларыннан калышмый. Алар безнең зур горурлыгыбыз. Гомумән, мин гаиләмә бик рәхмәтлемен. Почта таратучылар булмаганда, тормыш иптәшем Илфир дә, өч кызыбыз да миңа гел ярдәм кулы сузалар, алар минем тормышымдагы һәм эшемдәге төп терәк-таянычларым.

 

Мин 1998 елда институтны тәмамладым, белгечлегем буенча география һәм биология укытучысы. 2011 елга кадәр укыттым да, аннан инде тормышымны почта хезмәте белән бәйләдем. Кенә поч-та бүлекчәсендә җитәкче булып эшли башладым, ә Карадуганда почта бүлеге җитәкчесе булып эшли башлаганыма 7 ел. Дөрес, 1998 елда институтны тәмамлаганнан соң, Таузар авылында почтальон булып бераз эшләп алган идем. Аннан Түбән Кенәгә килен булып төштем, балаларыбыз туды. Башка эшләрдә эшләсәм дә, почта хезмәте гел күңел түрендә сакланды һәм ул вакыттагы почта бүлеге җитәкчесе Гали Фәйзрахманов эшкә чакырды. Мин риза булып, күңелем тартылган эшне башкаруга керештем. Бүгенге көндә без Карадуган, Таузар, Арбаш авылларына хезмәт күрсәтәбез.

 

Элек басма матбугатны күбрәк тарата идек, хәзер кешеләр, кызганыч, аз язылалар. Почтада эшләү – ул газета-журнал белән генә эшләү түгел, хәзер инде без товарын да сатабыз, иминиятләштерү белән дә шөгыльләнәбез. Газеталар саны кимесә дә, аларны яратып, газетасыз, аның исен иснәмичә ятып йоклый да алмыйм, дигән кешеләр дә бар. Әле беркөнне генә дә Карадуганнан Сәвия Нәбиева яратам шушы «Хезмәт»не, ничә еллар алдырам инде, бер хәрефен калдырмыйча укып чыгам, ничек аңа язылмыйча калып була, диде. Бөтен кеше дә интернет киңлекләрендә генә утырмый. Түләүләргә килгәндә дә бөтен кеше дә интернет аша түләми, безгә килеп түләүчеләр дә, өйләреннән генә акчаларын поч-та таратучыга биреп җибәреп түләттерүчеләр дә, пенсиямне картага күчерттермим, почта таратучы алып килеп биргән кәгазь акча белән аласыбыз килә диючеләр дә бар. Безнең хезмәтнең кирәклеге, авыл халкына ярдәм итә алуыбыз сөендереп, эшлисе килүне тагын да арттыра. Элек-электән почта булган, хәзер инде хезмәт күрсәтүебез мөмкинлекләре тагын да киңәйде.

 

Элекке белән чагыштырганда өстәмә эшләр бик күп инде, шул ук вакытта авыл халкы бездә андый хезмәт барлыгын белмәгәне дә бар әле, ул – Wildberries пункты ачылу. Хәзер инде аның товарларын да бездән ала алалар. Үткәннәр белән хәзергене чагыштырып карасак, товар сату 1998-99 елларда ук керә башлады, әлбәттә, ул хәзерге кебек күп түгел иде, хәзер кеше безгә килеп керә дә, бу почтамы соң, кибетме дип көләләр, ә мин МФЦ (күп функцияле үзәк) дим, чөнки бөтен юнәлешләр буенча да эшлибез.

 

Дөресен генә әйткәндә, күңелемнең иң әрнегән вакыты әле, бүгенге көндә Арбашта һәм Карадуганда почта таратучы юк. Бердәнбер почта таратучым Таузарда, ул 25 ел хезмәт куйган Әлфия Шакирҗанова. Кайсы гына басма матбугатны яки интернет челтәрендә почта хезмәткәрләре турындагы язмаларны укыма, барысында диярлек почта эшчәнлеге авыр, акчасы аз итеп тасвирлана. Кешенең безгә эшләргә килергә теләмәвенең дә сәбәбе шул. Бездә коллектив бик әйбәт. Эшкә керешеп киткәндә Балтачта да ярдәм кулы сузучылар, эшкә өйрәтүчеләр булды. Күрше авыллардагы хезмәттәшләрем тәүлекнең нинди генә вакытында шалтыратсам да, сорауларымны җавапсыз калдырмыйлар иде. Коллектив белән бәйрәм итү, төрле шәһәрләргә, чараларга бару кебек күркәм эшләребез бар.

 

Бәйрәмнәр вакытында яхшы эшләүчеләрне бүләкләүләр, юбилярларны хөрмәтләп, зурлап котлаулар кебек матур чаралар үтә. Һәрбер эшнең дә авырлыгы бар, аңа да карамастан, әйткәнемчә, эшеңне күреп, үсендереп торучылар булганда, барысын да җиңеп була. Халык белән эшләргә яраткан кешегә бик әйбәт эш урыны бу. Бүгенге көндә бездә ремонт бара, киләчәктә заманча, барлык таләпләргә туры килә торган поч-та бүлекчәсе булыр дип өметләнәм. Ремонт беткән вакытка Карадуганга да, Арбашка да почта таратучылар да булып куеп, бергә-бергә матур итеп гөрләшеп эшләргә язсын иде. Эшемне күрә белгәннәре, хөрмәт иткәннәре, почта таратучы булмаганда да минем хәлемә керә белгәннәре өчен, миңа рәхмәтле булган авыл халкына мин дә бик рәхмәтлемен, – дигән теләкләрен ирештерде әңгәмәдәшем.

 

P.S. Әлеге язманы газетага әзерләп бетергәч, Карадуганга почта таратучы куелуы турында хәбәр килеп иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев