Чыршыларны җыйганда, бәйрәмнәргә әзерләнгәндә, килеп, рәхмәт әйтүчеләр, бәйрәм кәефе ясыйсыз, матур була, дип мактап китүчеләр дә бар
Бик тиздән районыбызның Үзәк паркында матур чыршы корылачак һәм аңа матур-матур бизәкләр урнаштырылачак. Ничә генә яшьтә булуыбызга карамастан, бизәлгән чыршы һәрберебезне балачак иленә алып кайта. Чыршы бизәү дип кенә карасак та, әлеге эш артында күпме күләмле хезмәт ятканын без уйламыйбыз. Район халкы, районыбызга кайткан кунаклар, районыбыз территориясеннән узып йөрүчеләр өчен сихри матурлык тудыручылар, аннан тыш та күптөрле эш башкаручы оешма — Хуҗалык-эксплуатация хезмәте турында булыр бүгенге язмабыз.
Әлеге оешма белән бер елдан артык Раил Ибраһимов җитәкчелек итә. Аңарчы күпьеллар бу вазыйфаны Фәһим Сибәгатуллин биләгән иде. Фәһим Хәкимулла улы «Сорнай» җәмгыятенә җитәкче итеп билгеләнгәч, халык телендә ХЭС дип аталучы оешмага аның эчке кухнясын бик яхшы белгән, үзе дә инде дистә елга якын биредә хезмәт куйган Раил Раиф улын җитәкче итеп сайлыйлар.
Берәр шәһәргә күп кеше җыелып экскурсия, концерт-театрларга барсалар, яки спортчыларны башка берәр шәһәр яки районга турнирга алып барасы булса да, һәркем әлеге оешмага мөрәҗәгать итә. Чөнки автобус белән алып бару аларга йөкләнә. Ел әйләнәсе төрле экскурсияләрдә, мәдәният чараларында, спорт ярышларында катнашып торган укучылар өчен дә әлеге оешма шоферлары бик яхшы таныш. Һәр көн иртән мәктәпкә алып килүче, дәресләрдән соң туган авылга кадәр алып кайтып куючы шоферлар да биредә хезмәт куя. Аларга бик зур бурыч йөкләнә — үзләренә ышанып тапшырылган автобусларын төзек тоту, юлларда тиешле тизлекне саклап йөрү, юл кагыйдәләрен үтәү.

Гади, кечкенә генә булып тоелган олуг хезмәтләр
Әңгәмәбез барышында әлеге оешма тарафыннан башкарыла торган күп кенә эшләр хакында сөйләштек. Гади, кечкенә генә булып тоелган, башкарган хезмәтләре турында кычкырып йөрмәүче әлеге оешма җитәкчесе Раил Ибраһимов белән үткәргән әңгәмәбезне сезгә дә тәкъдим итәбез.
- Раил Раифович, сезнең оешма ел әйләнәсе нинди эшләр башкара?
- Безнең карамакта җылылык бирә торган 75 котельная бар. Алар төрле оешма-учреждениеләргә, мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, спортзаллар, музейларга җылылык бирәләр. Шулай ук 26 мәктәп автобуслары бар, алар көн дә иртә-кич балаларны мәктәпкә алып барып һәм алып кайтып куялар. Гомуми алып караганда, барлыгы алтмышлап авылга йөриләр. Алардан тыш өч ак төстәге автобусларыбыз бар, алар экскурсияләргә, ярышларга йөртү өчен кулланылалар. Болардан тыш, безнең күп эшебез төзелеш белән бәйле дияр идем. Агымдагы елда эшләнгән эшләребезне алып карасак, Чепья җирлегендә «Вершина» чаңгы базасы төзедек.

Чаңгычыларга биредә киенеп, чишенү өчен уңайлыклары булган җылы бүлмәләр, снегоходларны урнаштыру өчен аерым бүлмәләр эшләнде. Әлеге база яшь буынны һәрьяклап үстерү, талантларын ачу, спорт юнәлешендә үз-үзләрен ныгыту өчен зур мөмкинлек булып тора. Ушма клубы, Арбор мәктәбенең мастерскоеның түбәсен яптык, «Романтик» лагерендә су башнясы куйдык. Җәй башлану белән Сабантуйларга әзерлек башлана. Балтач, Казан, Малмыж, Бөрбаш мөселман сабан туйларын оештыруда безнең оешма хезмәткәрләренең дә өлеше бик зур. Җәй көннәрендә, балалар каникулда булганда, мәктәп-балалар бакчаларында яңа уку елына хәзерлек эшләре алып барабыз.
Быел Яңгул мәктәбендә җылылык бирү системасын яңадан алыштырып чыктык. Көзге чорда Шода музеенда эшләдек, аның биш ниргәсе чергән иде, шуларны кирпечкә алыштырдык. Социаль объектларда кайда ишек, кайда тәрәзә куясы, шунда без инде. Оешмабызда электрчылар, сантехниклар да бар, алар көн дә заявкалар буенча йөриләр. Балалар бакчаларында, клубларда яки бүтән учреждениеләрдә су бәрсә, каядыр ут янмаса, алар безгә мөрәҗәгать итәләр.
Хәзер инде Яңа ел бәйрәме якынлаша — ул елның ахыргы төп бәйрәме булып тора. Декабрь башыннан чыршыларны җыя башлаячакбыз. Безнең бистәдә ике төп чыршы бар — берсе Үзәк паркта, икенчесе өстәге кольцевойда һәм менә узган елдан без өченче чыршы да куя башладык. Ул Сабантуй паркына чыга торган җәяүлеләр басмасына урнаштырыла. Чыршыларны җыйганда, бәйрәмнәргә әзерләнгәндә килеп рәхмәт әйтүчеләр, бәйрәм кәефе ясыйсыз, матур була, дип мактап китүчеләр дә бара, шул ук вакытта бер көнлек бәйрәм өчен шуның кадәр акча әрәм итәсез диючеләр дә табыла. Үзләренең бала чаклары булганын оныталар ахры андый кешеләр.
Эшләгән эшләре бик күп әлеге оешманың
– Сезгә йөкләнгән эшләр бик күләмле, димәк, коллективыгыз да кечкенә түгелдер? Ә шулай да кадрларга кытлык юкмы?
– Бүгенге көндә коллективта 132 кеше хезмәт куя. Алай да кадрлар белән кытлык бар. Яшерен-батырын түгел, хәзер эшләмичә генә күп акча алып яшәргә тели күпләр. Шул ук вакытта бер тәүлек эшләп, өч тәүлек ял итеп хезмәт куя торган җирләргә дә кызыгучылар күп. Безнең коллективта үз эшен яратып башкара торган хезмәткәрләр тупланган, шуңа да килеп туган проблемаларны уртага салып сөйләшеп хәл итәбез. Киләчәктә дә шулай булып калсын иде дип телим. Чөнки бүгенге көндә оешмабыз тарафыннан башкарыла торган эшләр бер генә кешенең эш нәтиҗәсе түгел, ә барлык коллективыбызның бердәм булуыннан.
- Җылылык бирү турында да сөйләп китегезче?
– Алда әйтеп узганымча, безнең карамакта җылылык бирә торган 75 котельная бар. Балалар бакчаларында җылылык бирү гадәттәгечә иртәрәк башлана инде, чөнки аларда таш бина һәм ул салкынны бик тиз үзенә тарта. Анда җылылыкны башта тәүлек буена бирмичә, төннәрен генә җибәреп алабыз. Ә болай чын ягулык сезоны 1 октябрьдән башланды. Әле бистәбездә Ленин урамы 17 йорт, Ленин урамы 19 йорт, Ямашева урамы 6 йортларда индивидуаль җылыту системалары юк, аларга шулай ук без хезмәт күрсәтәбез.
– Автобуслар ел да яңартып торыламы, бүгенге көнгә техника торышы ничек?
- Ел саен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мәгариф өлкәсенә автобуслар бирелеп тора. Узган ел безнең автопаркны яңа ике автобус тулыландырса, быел тагын берәү кайтты. Ел да яңартылып тору сәбәпле, автобусларның торышы әйбәт. Көн дә рейска чыгар алдыннан контролерлар автобусларның торышын карап чыгаралар. Төзеклек ягыннан берәр нинди кимчелек табылса, гаражга кертеп үзебезнең слесарьлар төзәтеп җибәрәләр. Запас часть бар икән, вакытында алыштыралар, юк икән заказ биреп, кайтуга эшләп куялар.

– Пландагы эшләр белән дә таныштырып узыгызчы?
- Быелга планда булган эшләр, ул Шодада мәктәп тематикасына кагылышлы бер музей ясау. Казан сабан туеның өен Сосна Пүчинкәсенә алып кайтып, анда Тукай музее ясау. Шушы эшләрне дә җиренә җиткереп башкарып чыгарга язсын иде.
Эшләгән эшләре бик күп әлеге оешманың. Эшләүдән тыш алар коллектив белән төрле чараларда катнашырга да вакыт табалар. Автобус шоферлары елның-елында һөнәри осталыкны тикшерә торган конкурста катнашып, үзараларында иң-иңнәрне билгелиләр.
«Шушма моңнары» фестивалендә дә үз эзләрен калдырган оешма бу. Ләкин аларның хезмәтен зурлап билгеләп уза торган бәйрәм көне генә әле календарь битләрендә юк икән. Алай да бер башлангычын алыр ул. Ә без оешма җитәкчесе Раил Ибраһимовка әңгәмәсе өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Эшләрегез киләчәктә дә гөрләп барсын. Районыбыз елъязмасында сезнең оешма тарафыннан башкарылган эшләр дә алтын хәрефләр белән язылып барсын.
Нет комментариев