Хәрби-диңгез флоты көне белән!
27 июль көнне Балтачның «Ватан сакчылары» һәйкәле янында традицион хәрби җыелыш булачак.
Хәрби-диңгез флоты көне — Ватаныбызның патриотлары, утта һәм суда чыныгып, авырлыкларга бирешмичә хезмәт иткән, батыр йөрәкле, кыю чын ир-егетләр бәйрәме. Илебезнең тынычлыгын саклап, хәрби бурычын үтәгән һәм бүгенге көндә үтәүчеләрне Хәрби-диңгез флоты көне белән тәбриклибез. Һәркемгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, рухи байлык, тигез гаилә бәхете телибез!
27 июль көнне Балтачның «Ватан сакчылары» һәйкәле янында традицион хәрби җыелыш булачак. Тантана сәгать 9да флаг күтәрү белән башланып китәчәк.
Хәрби моряк исемен горур йөрткән, үзенең озак еллар гомерен флотка багышлаган, шунда эшләгән, хәрби-диңгез флотын яратучыларны, традицияләрен хөрмәт итүчеләрне аларның гаиләләре, якыннары, дуслары белән бәйрәмгә чакырабыз!
Наил Хөснетдинов,
флотчы ветераннарның район оешмасы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев