Хәрби комиссариатка яңа урынга күчү турында хәбәр итмәгәннәр өчен штраф күләме артты
Административ хокук бозулар турында РФ кодексына мондый төзәтмәләрне Россия Президенты Владимир Путин имзалады
Мондый хокук бозу өчен административ штраф күләме элеккегечә 1-5 мең түгел, 10-20 мең сум тәшкил итәчәк дип яза Шәһри Казан.
2023 елда административ хокук бозулар турында кодексның 21.5 маддәсе буенча административ җаваплылыкка 47 меңнән артык кеше тартылган. Аларның 18,3 меңгә якыны кисәтүләр алган, ә 28,7 меңнән артыгы штрафка тартылган.
Күпчелек административ хокук бозулар нәкъ менә гражданнарның яңа яшәү урынына күчү турында хәбәр итмәве белән бәйле, дип билгеләп үтәләр элегрәк Оборона министрлыгында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев