Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Хәрби операция ветераннары тернәкләнү үзәгендә дәвалана ала

2025 елдан РФ Социаль фондының тернәкләндерү үзәкләре махсус хәрби операциядә катнашкан һәм демобилизацияләнгән ветераннарны да кабул итә

Татарстанлылар кайда дәвалана?

Социаль фондның тернәкләндерү үзәкләре башта җитештерүдә җәрәхәт алган кешеләр – заводларда зыян күргән яки эштәге шартлардан һөнәри авырулары барлыкка килгән эшчеләр өчен оештырылган. 2025 елның гыйнварыннан алар, махсус хәрби операциядә җәрәхәтләнеп, демобилизацияләнгән ветераннарны да кабул итә.

РФ Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына сөйләгәнчә, махсус хәрби операциядә катнашкан һәм демобилизацияләнгән гражданнар сәламәтлекләрен торгызу өчен тернәкләндерү үзәкләренә җибәрелә. РФ Социаль фондының тернәкләндерү үзәкләре илнең күп төбәкләрендә эшләп килә. Анапа, Омск, Волгоград, Владимир, Саратов һәм Томск (һ.б.) өлкәләрендә шундый 12 оешма бар. Алар табигать кочагында – елга һәм күлләр буенда, урман яки таулы төбәкләрдә урнашкан. Андагы саф һава, шифалы сулар, файдалы ләм дә дәваларга булыша.

«Алар күптөрле профильгә, мәсәлән, арка мие җәрәхәтләре, миокард инфаркты, нерв системасы, сөяк-мускул, кан әйләнеше, бәвел-җенес системасы, сулыш алу органнары авыруларын дәвалауга махсуслашкан», – дип искәртте РФ Социаль фондының ТР бүлеге идарәчесе.

Татарстан ветераннары күбесенчә Самара янындагы «Волга», Төмән өлкәсендәге «Тараскүл», Киров өлкәсендәге «Вятские Увалы» һәм Анапаның Кара диңгез буендагы «Кристалл» тернәкләндерү үзәкләренә юллама ала. «Әгәр медицина учреждениесеннән ветеранга тернәкләндерү программасы тәкъдим ителгән булса, ул шуның буенча дәвалануны дәвам итә. Андый күрсәтмә юк икән, тернәкләндерү үзәге табиблары дәвалау планын үзләре билгели», – диде Эдуард Вафин. Тернәкләндерү курсының дәвамлылыгы медицина күрсәтмәләренә бәйле, ә шифаханә-курорт хезмәте 21 көнгә кадәр тәкъдим ителергә мөмкин.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Махсус хәрби операция ветераны тернәкләндерү үзәгенә бару өчен гаризаны РФ Социаль фонды Татарстан бүлегенең клиентлар белән эшли торган теләсә кайсы хезмәтендә, яшәү урынына карамастан, күп функцияле үзәктә яки Дәүләт хезмәтләре интернет-порталы аша тапшыра ала. Гаризага медицина учреждениесенең тернәкләндерү курсы узу яки шифаханә-курортта дәвалануга күрсәтмә бирүе турындагы документларны да өстәргә кирәк.

Россия Герое исемен алган яки I төркем инвалидлыгы

Юл чыгымнарын кем күтәрә?

Юл чыгымнарын (кеше поездда, очкычта яки үз машинасында барса да) тулысынча дәүләт каплый. Моның өчен, билет һәм заправкалардан алган чекларны беркетеп, гаризаны РФ Социаль фонды Татарстан бүлегенең клиентлар хезмәтенә бирергә кирәк.

I төркем инвалид, әгәр аның тернәкләндерү өчен бирелгән медицина документларында озата баручы кешегә мохтаҗ икәнлеге турында язылган булса, үзенә ярдәм итү өчен кемнедер алырга хокуклы. Һәм аның өчен дә бөтен чыгымнарны Социаль фонд күтәрә.

Наталья Рыбакова

tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев