«Хәзинә»нең хәзинәсе яки мөгаллимә, китаплар патшабикәсе Гөлнур ханымга 55 яшь!
Районыбызда «Хәзинә» дигән китап кибете ачылуга апрель аенда 20, ә аның җитәкчесе Гөлнур Гыйззәтуллинага 15 август көнне 55 яшь тула
Гөлнур Гыйззәтуллина уникаль шәхес, үзенчәлекле дә, туры сүзле, ягымлы җор телле. Аның һәрчак үз фикере, үз сүзе, йкейөзләнә, куштанлана белми ул. Үзалдына максат куя икән, шуңа ирешмичә туктамый. Үзе өчен генә яшәми, туган тел, аның төзеклеге, камиллеге өчен көрәшә, намус, гаделлек Гөлнур ханымның йөрәк түрендә.
Гөлнур Гыйззәтуллина үтә дә белемле, грамоталы. Карадуган клубында мөдир булып эшләгәндә, авылның мәдәниятен алга җибәрүдә үзеннән зур өлеш керткән әнисе Гөлсинә ападан ана теленә, китапларга карата олуг мәхәббәт хисләре күчкән (өйләрендә киштәләр тулы китапларга кинәнеп үскән бала ул), үзе укый-яза белмәсә дә, оныкларыннан кич саен кычкыпрып газета-журналлавр, китаплар укыта торган Нәфисә әбисе булган аның. Шул укулардан йөгереп уку, грамоталы язу күнекмәләрен ала ул. Сүз уңаеннна әйтик, авылда беренче радионы өенә аның әбисе Нәфисә кертә, чөнки бик тә конөерт-спектакльләр тыңларга яраткан.
Бу мәхәббәт Гөлнурга да күчә. Мәктәп елларында комсорг булу, һәр эшкә дә тәвәккәллек (стена газеталары чыгару, чаралар оештыру, хәтта ки, спектакль куйганда да, өлгер кыз төп рольне үзе башкара, шунда ук суфлер да була, ялкаурак малайларга ятлар өчен текстларны да үзе язып бирә) тормыш юлындагы уңышларны кабул итә белеп, каршылыкларны җиңәргә өйрәтә. Укытучы булам, ди Гөлнур һәм була да! Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, мәҗбүри калдырылып, фермада сыерлар сава әле, тик барыбер максатына ирешә — игелекле һөнәрләрнең берсен сайлап, 20 елдан артык балаларга белем бирә.
— Әгәр бу һөнәрне сайламасам, Ансарымны очратмаган булыр идем, — ди ул. — Ансары аның өчен бу дөньяның бөтен барлыгы, нуры, уртак балалары — яшәү мәгънәсе, куанычы, якты киләчәге. Зөһрә кызлары Казан дәүләт университетының юридик факультетында югары белем алып, үзе кебек акыллы Рөстәм исемле егеткә кияүгә чыкты, сөбханаллаһ, онык та бүләк итте үзләренә. Тормышлары тагын да яктырып, балкып китә.
Бүгенге көндә Гөлнур апаның китап сәүдә ноктасы гөрләп эшли, ә инде «Хәзинә»нең көндәлек кирәк-яраклар, ашамлыклар кибетен (анысына быел 5 ел булды) мактап бетерә торган түгел, биредә инде Ансар әфәнде (ул — отставкадагы полиция подполковнигы) хуҗа, ул сәүдә әйләнешен гөлләр итә, биредәге ассортиментның байлыгы, ризыкларның тәмлелегенә күзләр тимәсен. Китап кибете бистә үзәгендәге универмагның цоколь өлешенә урнашса, «Хәзинә» кибете Некрасов урамында, Гөлнур апалар яшәгән йорт белән янәшә.
Ике сәүдә ноктасы да, ике хуҗа да район халкына игелекле хезмәт күрсәтә, абруйлы һәм хезмәтләре белән хөрмәткә лаеклы шәхесләр. Озак еллар Балтач гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыткан (аңарчы Гөлнур ханым шәһәр балаларына белем бирде), тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булган Гөлнур Гыйззәтуллина әле дә үз һөнәренә тугры хезмәт итә, укучыларның һәм дә укытучыларның ышанычлы, яраткан методисты ул, ә китап сөючеләрнең эчтәлекле, мәгънәле китаплар белән куандырып торучысы. Һәрчак өйрәнүдә, нинди яңалык чыга, аны тирәнтен үзләштергәнче эзләнә, укый, программаларга төшенә, сораулар килеп туган очракта министрлыкларга кадәр мөрәҗәгать итә, китап нәшриятлары, аларның җитәкчеләре, язучылар белән элемтә тота. Бу кадәр эзләнүләр-тырышлыклар, бер яктан, эшмәкәрлек эшчәнлеген камилләштерсә, икенче яктан, кулланучы-сатып алучылары өчен дә файдалы. Әнә шулай Гөлнур ханым эшчәнлеген киңәш-табыш итешеп, аңлатып, файдага булсын дип башкара.
Узган елның апрель аенда Татар мәдәни ресурс үзәгендә «Милли кунакханә» тапшыруында булып, татар китапларына карата үз фикерен җиткереп кайтты. Монда да аның сөйләм теленең эзлеклелегенә, фикер сөрешенең камиллегенә, һәр мәсьәләгә дәлилле якын килүенә сокланмый мөмкин түгел иде. Әлеге тапшыруны алып баручы Миләүшә Насыйбуллина Гөлнур ханымга халык традицияләрен торгызу, яңарту, милли кыйммәтләрне саклауда зур өлеш керткәне өчен үзәк җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды. 20 ел китап сәүдәсе белән шөгыльләнү дәверендә Гөлнур ханымның бу өлкәдә беренче бүләге. Китап сатуны, күрәсең, бик җиңел кәсепкә саныйлар.
Гөлнур Гыйззәтуллина оста язучы да әле ул, язмаларын «Сөембикә» журналыннан укып хозурланабыз, «Хезмәт» белән дә гел элемтәдә ул. Һәр җөмләсеннән, фикереннән үрнәк алып, тормышта ни-нәрсәнедер үзгәртер өчен үтә дә файдалы киңәшләре күп аның. Язганнарыннан чыгып, балачагының җиңел булмаганлыгын аңлыйсың. Студент елларындагы эпизодларында Ансары, группадашлары — үтә дә кадерле геройлар (Ансар әфәнде белән бер группада укый алар, ел саен курсташлары белән очрашалар, онытылмас мизгелләрен интернет челтәрләренә еш куя Гөлнур ханым). Тормыш коргач, үз куышың юклыктан килеп туган кыенлыклар, хәрби хезмәткәр буларак ирен Чечняга җибәрүләре... Әлеге романнарга нигез булырлык язмалар алга таба китап булып басылып чыгар һәм кулдан-кулга йөреп укылыр әле. Гөлнур апаның күптәнге хыялы бу. Татар китапларын юнәтеп йөреп, күпме каршылыкларга юлыкты, ләкин ничек итсә дә, сатып алучыларның бөтен ихтыяҗларын кайгыртырга тырышып яши һәм эшли ул. «Гөлнур миңа менә шушы китапны, я булмаса дәреслекне табып алып кайтып бирде, — дигән сүз минем өчен гаять тә мөһим», ди ул, үзенең күпме вакытын сарыф итеп, яхшылык эшлим дип йөрүенең нәтиҗәсен бәяләп. Аның эшләү һәм яшәү девизы — тотынган эшеңне ахырга кадәр җиткерү, вәгъдәңдә тору.
Гомер уза. Гаиләсе өчен җан атып торган, эше өчен дә, кеше өчен дә кайгырып-кайгыртып яшәгән, тиктормас, кайда булуына карамастан оештыру сәләтен эшкә җиккән (44 яшендә алып кайткан, бүгеге көндә Балтач гимназиясенең инженер сыйныфында укучы уллары Аязларда әти-әниләр комитеты рәисе дә әле ул. Укытучыларның да, әти-әниләрнең дә "кухня«сын яхшы аңлаганга, ике якның да хөрмәте зур аңа), үзен, малын кызганмый бар күңелен үзенә тапшырылган йөкләмәләрне җиренә җиткереп үтәүгә багышлаган (гаиләсе белән бергә, әлбәттә!) Гөлнур ханымга да ике «бишле» куяр вакыт җитте.
— Мин гомер буе туган телне яраттым, телем өчен көрәштем, шуның белән күпмедер дәрәҗәдә җәмгыятькә файда китерә алдым дип уйлыйм, — ди Гөлнур апа. — Китап сатуым да кешеләргә күңел байлыгы бирим дип тырышуым. Ә минем байлыгым — ул гаиләм. Без тормышның төбеннән күтәрелгән кешеләр, тормышыбыз бер кашыктан башланды, барысын да икәү эшләп булдырдык. Сынмадык-сыгылмадык, тормышымнан бик канәгатьмен. 30 елдан артык аңлашып, яратышып яшәгән ирем, Аллаһ сөеп биргән кызым белән улым бар, инде гаиләбезгә кияү балакаем белән Дамир оныгыбыз килеп кушылды. Кодагыйлы булдык.
— Безнең гаиләнең үз гореф-гадәтләре, традиөияләре бар, без гади бәхет төшенчәсе белән яшибез: эшләп тапкан мал кадерле була. Ирен яки хатыны яманлаган кешеләрне мин өнәмим. Ансар — минем бөтен дөньям. Без бер-беребез белән киңәшләшмичә бер эшне дә башкармыйбыз. Бизнеска килгәндә, шәхси эшмәкәрлек — җәмгыятҗнең иң якланмаган, өйрәнелмәгән өлкәсе ул. Бервакыт безгә дә йөз белән борылырлар дигән өметтә яшибез. Иң зур теләгем: афәтләр бетеп, дөнҗялар тынычлансын иде! Һәр кешегә җан һәм тән саулыгы телим. әти-әнинең хәер-фатыйхасын алган балалар тормышта беркайчан да югалмаслар. Гөлнур ханым да, Ансар әфәнде дә әти-әниләрен бергәләшеп тәрбияләп, соңгы юлга озаткан рәхимле балалар. Изгелекләре үзләренә меңнәрчә мәртәбә әйләнеп кайтып, тормышларын тагын да бәрәкәткә күмсә иде.
Ә инде Гөлнур ханымның татар китабы язмышына карата булган уй-хыяллары чынга ашсын, милләт өчен, халкыбыз өчен тырышуы югары бәяләнсен. Китап бит аның икенче тормышы. Белем чишмәләренә тугрылыклы калып яшәгән Гөлнур ханымга гомер бәйрәмендә ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомерләр, бәхет-шатлык, мул, имин тормышта балаларыннан игелек күреп, Ансар әфәнде белән пар күгәрченнәрдәй бергә канат кагып, сөенешеп яшәүләрен телибез. Тормышыгыз мул булсын, эшегез алга барсын, сәламәтлек-тынычлык гомерлек юлдашыгызга әйләнсен, уңышлы көннәр телибез сезгә!
Редакциядән: Гыйззәтуллиннар гаиләсе, бүгенге көн вәзгыятеннән чыгып, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ихлас күңелдән булышучылар, акчасын да күчерәләр, азык-төлек белән дә күп ярдәм итәләр. Монысы өчен Аллаһының чиксез рәхмәтләре булсын аларга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев