Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Хезмәт китергән хөрмәт

Әсмабикә Борхан кызы 1940 елның 15 маенда Сосна авылында дөньяга килә

Әсмабикә Габидуллина исеме райондашларыбызга иң беренче чиратта Сосна чабатасы аша таныш. Кечкенәдән сугыш чоры, сугыш арты авырлыкларын күреп үскән, әтисезлеге гомерлеккә күңел ярасы булып калган, нинди генә авырлыклар күрсә дә югалып калмаган Әсмабикә ул.

Сарык та караган, плугарист та булган, почта да тараткан, клуб мөдире булып эшләгән елларында нык куллы булуы, оештыру сәләте көчле булуы белән зур уңышларга ирешкән, авылда депуптат булып сайланган, комсомол секретаре вазыйфасын башкарган, «Тыңлагыз, Сосна сөйли», дип җирле радионы да алып барган шәхес ул. 

Әтисезлек
Әсмабикә Борхан кызы 1940 елның 15 маенда Сосна авылында дөньяга килә. Күпбалалы гаиләдә үсә ул. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисен сугышка алалар. Ул вакытта Әсмабикә бер яшьлек сабый була. — Әтиемнең йөзен хәтерләмим. Аның бер генә булса да фотосы да юк. Әнидән кемгә охшаган иде соң ул дип сорагач, апаегызга дип җавап бирә иде.

Әти сугыштан исән-сау кайтты. Авыр еллар иде бит инде. Әйбәтрәк эш булмасмы, дип Йошкар-Ола ягына чыгып киткән, анда төпләнгәч, гаиләсен дә алып китәсе булган. Тик... (Әсмабикә апа бер мәлгә туктап калды. Күзенә яшь җыелып, ирен читенең дерелди башлавын күрүгә үк үземә дә бик авыр булды. Тамак төбенә утырган төенен йотып, ул сүзен дәвам итте — З. Ф.).

— Әтинең поезд астына эләгеп, фаҗигале һәлак булуын хәбәр иткән хат кына алды әни. Аны туган ягына алып кайтып җирләү мөмкинлеге булмаганга, әтине шунда гына җирләгәннәр, тик кая икәнен дә белмибез. Аннан инде олырак балалар үсә торып, шәһәрләргә китә тордылар, йорт тирәсендәге эшләргә без — кечкенәләр ярдәм итә идек әнигә. Мәктәпкә укырга кергәч, әни күтәреп кертә иде, чөнки аякка кияргә юк иде, өскә дә юк иде инде. Мәктәптә уку да бик авырлык белән генә бирелде. Алай да 7 сыйныф белем ала алдым мин. Мәктәптән соң умартачылык һөнәре үзләштерәсем килгән иде. Ләкин ул чынга ашмас хыял булды..., — ди юбиляр.

Ипилек хезмәт
— Мәктәпне тәмамлагач, мине сарык фермасына эшкә куйдылар, хезмәт хакы түләү юк, ипигә тамак туймый. Чергән бәрәңге дә бик тәмле ризык иде ул чорда. Апам учетчик булып эшли иде, сеңлем, ичмасам ипигә тамагың туяр, дип ул мине РТСка плугарист итеп эшкә урнаштырды. Тракторның кабинасында утырып йөрер җире булмаганлыктан, мин сука өстендә утырып йөри идем. Анда эшли башлагач ипи ашый башладык. Аннан авыл советы Мөбарәк Миңнемуллин мине почта таратырга куйды. Почтаны Балтачка төшеп алам, аннан биш чакрымга сузылган авыл буенча таратам, анда бит әле газета белән хат кына түгел, акчасы бар, посылкалар заманы. Анысы әзрәк җыелгач, авыл буенча ат белән тарата идек. Почтада берничә ел эшләгәннән соң мине авыл клубы мөдире итеп куйдылар. Ә үзем ни җырлый, ни бии белмим. Анда эшли башлагач, кичке мәктәпкә йөреп, урта белем алдым, — дип тормышының авыр еллары турында искә алды Әсмабикә апа.

Дәвамы «Хезмәт» газетасының җомга санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев