Хыялның чынга ашкан чагы
Җәмгыять

Хыялның чынга ашкан чагы

Моңарчы хоккейчылар һәм тимер аякта йөрергә яратучылар ачык шугалакларда шуса, хәзердән инде безнең дә үз Боз сараебыз бар

Чәршәмбе көнне районыбызда бик сөенечле вакыйга булды. Февраль аеннан алып әлегәчә райондашларыбызның күзалдында төзелгән мәһабәт бина — «Балтач Арена» Боз сараенда 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында беренче хоккей турниры узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

Районыбызда хоккей уйнаучылар саны бихисап, рес-публика, илкүләмендәге ярышларда да уңышлар бар. Елның-елында районыбыз күләмендә дә күптөрле ярышлар үткәрелеп килә. Шуларның иң беренчесен инде күп еллар «Хезмәт» газетасы башлап җибәрә. Моңарчы хоккейчылар һәм тимер аякта йөрергә яратучылар ачык шугалакларда шуса, хәзердән инде безнең дә үз Боз сараебыз бар. Яңа ел алдыннан булган әлеге вакыйга тагын бер мәртәбә хыяллар чынга аша дияргә җирлек булып тора.

Эшлекле сәфәре барышында Республика Рәисе Балтач районы халкын әлеге мөһим вакыйга белән ихластан котлап, бу тантаналы чара уңаеннан оештырылган хоккей турнирында беренче шайбаны ыргытып, уенга старт бирде.

Чыганак: https://rais.tatarstan.ru/tat/pressa/photoreports/photoreport/10595539.htm

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев