Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Яңгул авылында Бөек Җиңү көненә багышланган митинг үтте (+фото)

6 май көнне Яңгул авылында Бөек Җиңү көненә багышланган митинг үтте.

Яңгул авылы да зур түгел,
Илем картасында бер төртке.
Шул төрткедән сугыш кырына
Күпме лачын, кыю ир китте.
Әйе, сугыш афәте Яңгулны да читләтеп узмый. Бөек Ватан сугышына 500 дән артык авылдашыбыз китә һәм күпләре кире әйләнеп кайта алмый. Алар бүгенге матур тормыш барәбәренә чит җирләрдә башларын салалар.
Без һәр ел саен сугыш батырларын искә алу өчен авылыбыз уртасында урнашкан обелиск янына җыелабыз. Быел бу чара 6 май көнне үтте. Мәктәбебез укучылары Россия күләмендә узучы "Үлемсез полк" акциясенә кушылып сугыш батырларының портретларын күтәреп авылыбыз урамнары аша уздылар. Шулай ук авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин каберенә һәм авыл уртасындагы обелискка укучылар үз куллары белән ясаган веноклар салдылар, батырларыбызны 1 минут тынлык белән искә алдылар.
Һәйкәл янында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан митинг уздырылды. Биредә мәктәп коллективы, авыл халкы һәм тыл батырлары катнашты. Мәктәбебез укучылары бәйрәмдә катнашучыларга әдәби-музыкаль монтаж тәкъдим иттеләр һәм тыл батырларына, килгән кунакларга георгий тасмалары тактылар. Митингта авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарафетдинович һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илдар Фоатович та катнашты, алар да авыл халкына үзләренең котлауларын җиткерделәр.
Тантананың икенче өлеше мәктәптә узды. Биредә тыл батырлары өчен чәй табыны оештырылды һәм алар өчен мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән бик матур концерт программасы тәкъдим ителде. Өлкәннәребез рәхәтләнеп ял иттеләр, үзара аралаштылар. Алар: "Кабат сугыш афәтләре күрергә язмасын иде,"- дигән теләк белән таралыштылар.
Яңгул урта мәктәбе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250