Яңгуллылар яңа ветеринар пунктлы булды (+фоторепортаж)
Яңгул авылы районыбыз җирлегендә иң зур авылларыбызның берсе. Ул элек-электән социаль объектлары күп булуы белән аерылып тора. Биредә ямь өстенә ямь булып, яңа ветеринар пункты да сафка басты.
"Авыл җирлекләрендә мал табиблары бүген дә үз актуальлеген югалтмый, иң кирәкле һөнәр ияләре булып кала бирә. Мондый заманча җиһазландырылган биналар авылларда шәхси хуҗалыкларда терлек санын арттыру, чирләрне булдырмый калу, килеп чыккан очракта дәвалау өчен булдырыла. Студент чакта үзем дә бирегә кайтып пратикалар үткән, азмы-күпме тәҗрибә туплаган идем, шуңа да Яңгулда яңа бинаны ачу минем өчен аеруча да сөенечле", диде якташыбыз, Алан авыл егете, ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев