Чепья авылыннан Марсель Гөмәровның Мәскәү шәһәрендә узган Җиңү Парадында да катнашуы турында язган идек.
Чепья авылында яшәүче Гөлнара белән Марат Гөмәровларның уллары Марсельнең урта мәктәптән соң Әтнә агропромышленность колледжында механик белгечлеге алуы, аннан соң Мәскәү өлкәсенең Таманск дивизиясенең үзйөрешле артиллерия полкында хезмәт итүе, Гомәровларның гаиләсенә хәрби часть командиры гвардия майоры А.Волковтан рәхмәт хаты килүе турында хәбәр иткән идек. Марсель быел, Мәскәү шәһәрендә узган Җиңү Парадында да катнашты.
Бүген редакциябезгә Марсельнең әтисе Марат әфәнде кергән иде.
- Улыбызның армиядән кайтырына да күп калмады инде. Декабрьнең 24ләреннән соң кайтып җитәрмен дип әйтте бер сөйләшүебездә, - ди әти кеше.
Без дә Марсельнең солдат хезмәтен тутырып, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуын телибез.
Нет комментариев